Мөслим-информ

Михайловка авылы кешесе, янгыннан соң урамда бернәрсәсез калган

25 июльгә каршы төндә 1.30 сәгатьтә Михайловка авылының Гагарин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ялкын, бөтен җирне камап алып, йорттан утлы күмерләр генә калдырган.

Өйдәге кешеләрне вакытында чыгарып калганнар, аларгазыян килмәгән. Ә менә йорт иминиятләштерелмәгән дә булган. Гаилә бернәрсәсез урамда калган. Янгынның сәбәбе - электр җиһазлары белән эш иткәндә саклык чараларын күрмәү. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: