Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловка авыл җирлегендә юллар төзекләнә, су линиясе яңартыла

Авыл җирлекләренең яшәеше белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов белән әңгәмәбез соңгы вакытта төбәктә эшләр барышы, җирлекнең яшәеше турында.

- Роберт Хөҗҗәтович, иң элек җирлекнең җитештерү тармагы һәм социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары белән таныштырсагыз иде.

- Иң сөендергәне: инде берничә ел ташландык хәлдә яткан авыл хуҗалыгы җирләрендә "Намус" агрофирмасы үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Басуларны чүп үләннәреннән арындырып, ашлап бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере үстерделәр, һәрберсеннән мул уңыш алдылар. Җирлегебездә 5 шәхси эшмәкәр, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, почта бүлеге, узган ел гына республика программасы нигезендә төзелгән клуб халыкка хезмәт күрсәтә. Клубның тирә-ягын матурлауда авыл җирлеге зур өлеш кертте. Өч кибетебез бар, яңа пекарня ачылды. Анда пешерелгән ипи һәм кондитер эшләнмәләрен яратып алалар. Якын араларда тимерчелек цехы ачылыр, дип көтелә.

- Авыл җирлекләре эшчәнлегендә юллар торышы мөһим роль уйный. Сездә бу өлкәдә эшләр ничек тора?

- Җирлектә барлыгы 6,4 км юл булып, аның 1,6 км на асфальт түшәлгән, калганнарына гравий җәелгән, ремонтланган. Юллар торышы начар, дип булмый. Язын һәм җәен гравий юлларны тигезләп торабыз, кыш айларында кардан чистарту эшләре бара. Юл өзеклегенең булганы юк. Элемтә авылындагы 1 км юл дәүләт программасы буенча төзелде. Аңа 1 млн сум күләмендә акча сарыф ителде. Юлларны төзекләндерүгә үзара салым акчаларын да җәлеп итәбез. Бу җәйдә Михайловкада Гагарин һәм Ленин урамнарындагы асфальт юлларда һәм авылга керү өлешендә чокыр-чакыр ремонты өчен 300 мең сум акча тотылды. Ленин урамында 150 мең сумга төзекләндерү эшләре башкарылды. Моннан тыш юлларны җәен һәм кышын кардан арындыру, тигезләп тору, гравий салу өчен 260 мең сум финанс сарыф ителде.

- Быел авыл җирлекләрендә халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту бурычы куелган иде. Бу юнәлештә сезнең җирлектә нинди эшләр башкарылды?

- Авыл җирлеген өч скважина су белән тәэмин итеп тора. Дәүләт программасы буенча 7,2 км арада су торбалары алыштырылды. Бу эшне "Строймелиосервис" җәмгыяте башкарды. Авыл эчендә су колонкалары урнаштырылды, гидрантлар куелды. Михайловка авылында линияләр тулысынча яңартылды. Барлык йортларга да су кертелгән. Су белән өзеклекләр булганы юк. Элемтә авылында су чуен торбалардан килә. Барлык су башняларында да электр җиһазлары яңартылды. Яңа насослар эшләп тора. Быел планга башняларны санитар зоналар белән әйләндереп алу, аларны буяу, ремонтлау, будкалар төзү кебек эшләр кертелгән иде. Элемтә авылында - бер, Михайловкада ике башняның эчен чистартып, башняларны буядык, будкалар төзедек. Элемтә авылында су насосы сатып алынды. Өч башняның да санитар зонасын тимер койма белән әйләндереп алу төгәлләнеп килә.

- Роберт Хөҗҗәтович, үзара салым акчасы хисабына тагын нинди эшләр башкарылды?

- Апрель-май айларында игълан ителүче санитар ике айлыкта бөтен тирә-юньне чүп-чардан чистартабыз, буяу-агарту эшләрен башкарабыз, агачлар утыртабыз. Карт агачларны кисү дә оештырыла, соңгы берничә елда гына да тормыш өчен куркыныч тудыручы 200 ләп карт агач киселде. Быел чүплекләрне чистарту һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен 310 мең сум акча тотылды.

Бүгенге көндә авыл урамнарын 51 светодиодлы фонарь яктырта. 9ы дәүләт программасы буенча бирелгән булса, 42се үзара салым акчасына "Агромастер" җәмгыятеннән сатып алынды. Быел үзара салым акчасына 55 мең сумлык яктырткыч юнәттек. Урам утларын карап, ремонтлап торуда "Жилэнергосервис" җәмгыятенең ярдәмен тоябыз. Мәктәп территориясен әйләндереп алуда, аның тирә-юнен матурлауда авыл җирлеге зур өлеш кертә. Михайловка авылындагы ФАП теш кабинеты да эшләү җирлек халкы өчен зур уңайлык тудыра. Анда хәтта якын-тирә шәһәрләрдән дә теш дәваларга йөриләр.

Себер ягыннан кайткан Әскать ага Минһаҗетдинов Элемтә авылын җанландырып җибәрде: үз акчасына мәһабәт мәчет салдырды, зиратны әйләндереп алды. Анда кирәк-яраклар саклый торган будка төзетте. Авылдашларының аңа булган рәхмәте чиксез. Быел авыл җирлеге көче белән Михайловка авылы зиратында 400 м койма буяп куйдык. Урамнарны ямьсезләп торган иске биналарны сүтү буенча соңгы елларда шактый эш башкарылды. Бушап калган территорияне тимер койма белән әйләндереп алып, паркка нигез салдык, балалар мәйданчыгы куйдык. Авыл халкы паркка үз теләкләре белән дә агач-куаклар утырта. Җирлектәге бу эшләрне башкару авыл халкының ярдәменнән башка бик авыр булыр иде, әлбәттә. Җәйге чорда җиде укучыны да эшкә җәлеп иттек әле. Парк һәм урамнарда үлән чабуда, буяу эшләрен башкаруда аларның тырышлыгы зур булды.

Тирә-юнебезне матурлау, төзекләндерү белән бәйле эшләр генә түгел, халыкның рухи тормышы да бар бит әле. Соңгы елларда спортка, мәдәният һәм сәнгатькә тартылучыларның артуы сөендерә. Район күләмендә узган спартакиадада, шаяннар-тапкырлар уенында, үзешчәннәрнең смотр конкурсында, балалар катнашындагы чараларда теләп катнашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз. Киләчәктә дә җирлегебездәге проблемаларны бергәләп хәл итеп, бердәм булып, матур яшәргә язсын!

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев