Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхәррир сүзе: Мөслим матбугат үзәге директоры Римма Афзалова хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрикли

Журналистлар өчен һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтәргә даталар күп анысы. Гыйнварда - Россия матбугаты көне, Попов радио уйлап тапкан 7 май, бөтендөнья матбугат азатлыгы көне... Шулай да Татарстан журналистлары өчен бәйрәмнең иң матуры һәм иң зурысы 19 майда "Нур" татар газетасы дөнья күргән көн белән бәйле.

Беренче газета дөнья күргәнгә бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, соңгы елларда, электрон матбугат чараларының популярлыгына карамастан, басма матбугат үз позицияләрен югалтмый. Бәяләрнең көнләп үсүенә (анысы да почта чыгымнарына, кәгазь, юл чыгымнарына бәйле) карамастан, даими укучыларыбыз бар. Матбугат чараларының гомерен озынайтучы, яшәешен тәэмин итүче дә алар. Телевидение тапшыруларын караучы, радионы тыңлаучы, газетаны укучы булмаса, мәгълүмат чараларының эшчәнлеге туктала, дигән сүз. Аллага шөкер, Мөслимнең матбугат чаралары даими тыңлаучылары, газета укучылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Ялгышсак - хатабызны төзәтергә ашыккан, киңәшләрен кызганмаган, авыр чакта ярдәм итәргә әзер райондашларыбыз күп. Әледән-әле материаллар язып, заданиеләр алып, газетаны халыкка якынайтуга, радитотапшырулар әзерләүгә үз өлешен керткән штаттан тыш хәбәрчеләребез бар. Без сезнең һәрберегезгә рәхмәтле! Җирле матбугат чараларның эшчәнлеген тәэмин итүче егет-кызларыбыз - журналистларны юктан бар итүчеләр дисәк тә ялгыш булмас. Физика законнарына каршы килсә дә, үзәк яисә республика матбугат чараларыныкы белән чагыштырганда мөмкинлекләре бик кечкенә булган җирле матбугат чараларында эшләүчеләргә шуннан да яхшырак чагыштыру юктыр. Мәгълүматны халыкка җиткерүдә вакыт белән исәпләшми, көчен дә, хәтта үз-үзен дә кызганмый хезмәт куя алар. Һөнәребезнең үзенчәлекләре шундый. Декрет ялларын бүлеп эшкә чыккан кызларыбыз кичләрен бишек җыры көйли-көйли материал яза. Өлкән апаларыбыз, үз мәшәкатьләрен читкә куеп, авыру-сырхауларны онытып, газетаны "өлгертергә" ашыга. Егетләрнең, "эш бар" дип свиданиегә чыга алмавы да сылтау түгел, кичке съемкага бәйле. Безне, төгәлрәге, хезмәтебезнең үзенчәлекләрен аңлаулары һәм терәгебез булып яшәүләре өчен гаиләләребезгә рәхмәт!

Рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә инде, сезгә, коллегалар! Илһам чишмәгез саекмасын, каләмегез үткерлеген югалтмасын! Сәламәтлек һәм бетмәс энергия юлдаш булсын сезгә! Җирле матбугат чаралары исә, позитив фикерле, объектив, оператив мәгълүмат чарасы булып, аларның район тормышындагы роле җитәкчелек һәм халык тарафыннан да югары бәя алсын иде.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев