Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхәммәт тауга бармаса...

Иске Карамалы авылында район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте. Анда даими эчүчелек белән шөгыльләнүче, күп тапкырлар чакырылып та, комиссия утырышына килмәгән балигъ булмаган дүрт бала тәрбияләүче ананың тәртибе тикшерелде. Киләчәктә тәртибен үзгәртмәгән очракта, аналык хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы...

Иске Карамалы авылында район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте. Анда даими эчүчелек белән шөгыльләнүче, күп тапкырлар чакырылып та, комиссия утырышына килмәгән балигъ булмаган дүрт бала тәрбияләүче ананың тәртибе тикшерелде. Киләчәктә тәртибен үзгәртмәгән очракта, аналык хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы янавы аңлатылды, гаиләгә кисәтү ясалды. Комиссия утырышына йортында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән (өй газ плитәсе ярдәмендә генә җылытыла) ир-ат та чакырылган иде. Аңа кичекмәстән мичен төзәтү бурычы җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев