Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафак Хәбибуллин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

- Вәгъдәме? - Вәгъдә. - Көтәрсеңме? - Көтәрмен. - Өч ел вакыт күпмени ул, Очып кайтып җитәрмен. ...Исәнме, Галия! Сиңа сагынычлы кайнар сәлам белән Рафак. Галия! Синең язган хатыңны һәм фотоңны алдым. Чын күңелдән рәхмәт үзеңә. Карточкаң служебная книга эчендә генә сакланчак. Служебная һәрвакыт үзем белән, шулай булгач, син дә...

- Вәгъдәме? - Вәгъдә. - Көтәрсеңме? - Көтәрмен. - Өч ел вакыт күпмени ул, Очып кайтып җитәрмен. ...Исәнме, Галия! Сиңа сагынычлы кайнар сәлам белән Рафак. Галия! Синең язган хатыңны һәм фотоңны алдым. Чын күңелдән рәхмәт үзеңә. Карточкаң служебная книга эчендә генә сакланчак. Служебная һәрвакыт үзем белән, шулай булгач, син дә һәрвакыт үзем белән булачаксың. Бер кызыклы гына китап укый идем. Карточкаңны китапның икенче битенә куям да, бу битне укып бетереп, алдагы битен ачкач, синең белән ун минутлап "сөйләшәм". Аннан карточкаңны тагын киләсе биткә куям, аннан тиз-тиз генә укып чыгам. Һәм тагын икәү бергә очрашабыз"... Өч ел буена яуды ул хатлар. Җәйге ләйсән яңгырлар, кышкы тәңкә-тәңкә карлар булып. Хатларында һаман бер үк сүз: "Син көт кенә, бәгърем, кайтам, түз..." Көттек без: Миргазиян, Галия һәм мин, өчәүләп көттек Алтай крае Бийск шәһәрендә эчке эшләр министрлыгы хәрби частендә солдат хезмәтен үтәүче Хәбибуллин Рафак Хәлиулла улын. Служебная характеристика на военнослужащего воинской части 3484 Хабибуллина Рафака Халиулловича. Кайбер сөземтәләр: …Дисциплинирован, в обращении с товарищами вежлив, внешне оприятен, физически развит отлично, программу боевой и политической подготовки усваивает на отлично, военную и государственную тайну сохранить умеет… Командир группы Федоров, командир подразделения Цветков. 16.11.68». Мин аның белән 1965 нче елның 15 августында таныштым. Менә шул көнне Түбән Табын авылында 1947 нче елның 1 февралендә әтисе Хәлиулла, әнисе Нурлыбанат гаиләсендә алты баланың- Рафис, Расих, Рәис, Нурия, Зөлфия- икенчесе булып дөньяга килеп, Табында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты алган һәм без шул елларда эшләгән Симәк мәктәбенә район мәгариф бүлеге мөдире Васыйл Гайфуллин имзалаган боерык нигезендә физкультура һәм хезмәт укытучысы итеп билгеләнгән Рафак Хәбибуллин белән таныштым да инде мин. Сүз дә юк, егет чибәр. Җыйнак килеш-килбәте, ыспай, төз гәүдәсе, матур төс-кыяфәте, үткен карашы, ирләрчә көчле, калын, шул ук вакытта ягымлы, сихри тавышы, эчкерсез сөйләме, әдәп-әхлак кагыйдәләрен төгәл үтәве, күркәм холкы, эш-гамәлләре белән күп кызларның төннәрен йокысыз калдырырлык. Шунысы да мәгълүм:спортсмен, җыеп кына әйткәндә, коеп куйган укытучы. Яшь егет бу профессияне сайлауда үзенең остаз укытучыларын - Хәмит Шәрипов, Сәмига Гәрәева, Васыйл Гайфуллин, Миргазиян Хәйдәров - якты юл күрсәтүче күктәге йолдызларга тиңли һәм аларның истә калган кайбер үгет-нәсыйхәтләрен сагынып искә ала. "Укытучы хезмәтенең барлык профессия кешеләреннән аермасы шунда: кешеләр сезнең кулларыгызга газиз балаларын тапшыралар. Бала- ул иң беренче чиратта - кеше. Психологлар исбатлавынча, балага карата репрессив мөнәсәбәт эшнең нәтиҗәлелеген 70%ка киметә. Укытучы - рамка эченә салынган пыяла ул. Пыяла исә үтә күренмәле, аны бик тә саклыйлар, ватылса, аны ялгап булмый. Укытучының абруе да нәкъ шундый. Күзәтүчеләр бик күп, ялгыша калсаң, төртеп аударучылар да шул ук санда... Исламда мәшһүр булган 40 фарыз бар. Шуларның кырыгынчысы-гыйлем өйрәнү. Ул - безгә иң төп һәм иң беренче йөкләнә торган фарыз. Дога кылыйк:"Рабби зидени гыйльмә", ягъни "Йа, Раббым, файдалы гыйлем бир". Гыйлем безгә үлгәнче кирәк: бишектән алып ләхеткә кадәр. Гыйлем - ул фикерли белү һәм башкаларның фикерен тыңлый белү һәм хөрмәт итү. Укытучы-гыйлем өйрәтүче, белем бирүче бит ул. Әгәр үзеңдә булмаса, укучыларга аны каян алып бирәсең?! Күктәнме? Һаваданмы? Укытучы Р.Хәбибуллин үзенең теоретик һәм практик белемнәрен елдан-ел тулыландырып торды: Бөгелмә индустриаль педагогия техникумын тәмамлады, һәр ел саен Казанда белем күтәрү курсларында укыды, үзенең кабинетында фәнни-методик әдәбият туплады, үзеннән өлкән укытучыларның киңәшләрен, күрсәтмәләрен эшендә төп кулланма итеп алды. Р.Хәбибуллинның эш урыны, географиясе күп төрле булса да, аның төп өлеше Симәк, Мөслим урта мәктәбе, профессиональ-техник училищеда башкарган укытучылык хезмәтенә туры килә, аңа 1992 елда - өлкән укытучы, 1998 елда укытучы-методист исеме бирелә. Болардан тыш аның хезмәт кенәгәсендә Башкортостан Республикасы Бакалы районы мәктәп директорлары катнашында уздырылган хезмәт укытучылары семинарында район методик берләшмә җитәкчесе буларак укучыларның техник эш күргәзмәсен үрнәк итеп оештырган өчен, кышкы спартакиадага Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе командасын, шулай ук мәктәп коллективының үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын призлы урыннар алырлык итеп хәзерләгән өчен, мәктәп директорлары Мөҗәһит Заһитовичның һәм Руфия Кирамовналарның имзасы белән расланган рәхмәт белдерелүе турындагы язмалар бар. Өч дистәдән артык педагогик эш стажы булган Рафак Хәлиулла улына һәм ул хәзерләгән командага тапшырылган дипломнар һәм грамоталарның саны бихисап. "Иң кадерлесе һәм мәңге онытылмаслык булып хәтердә уелып калганы Казанда велосипедта 50 чакрымга оештырылган узышларда беренче урын яулау булды",- дип, искә ала ул үзенең яшь, көчле, дәртле, җилле чакларын.-Спорт белән һәрдаим шөгыльләнү минем сәламәтлекне һәм сәламәт яшәү рәвешен саклап калды да инде, чөнки сәламәт тәндә генә сәламәт акыл формалаша. Моның өчен мин Түбән Табындагы һәм Мөслим урта мәктәбендәге минем сәләтемне күреп алып, аны тагын да үстерергә юл күрсәткәннәре, ярдәм иткәннәре өчен мең рәхмәтле кадерле укытучыларыма. Милли көрәш, футбол, чаңгы ярышлары минем өчен спортның иң яраткан төрләре булды. Шуңадырмы, яуланган үрләрнең һәммәсе диярлек спортның шул төрләре белән бәйле. Үзәге Түбән Табында булган Вахитов коллектив предприятиесе рәисе, ачык типтагы "Азнакай ПАТП" акционерлык җәмгыятенең Мөслим автостанциясе механигы, Татарстан Республикасы "Яр Чаллы ПАТП" Мөслим автостанциясе шәхси эшмәкәре Миннебаевта автостанция начальнигы вазифаларын аеруча зур җаваплылык белән башкара ул. Кеше гомерләрен саклап калу, аларның юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен үз өстеңә алу уен эш түгел. Автостанция начальнигы буларак, ул һәрдаим кешеләр арасында, аларның гозерләрен аңлый, хәлләренә керә белә. Бу - аңа тумыштан бирелгән, ишле гаиләдә тәрбияләнгән һәм балалар белән озак еллар эшләү дәверендә тагын да үстерелгән сәләте, сәләте генә түгел, таланты да. Кеше булган кешенең кешеләрдә эше бар, кеше булмаган җанның ятларда ни эше бар, ягъни русчалатып әйтсәк:"Моя хата с краю, ничего не знаю",- дип, көн узсынга, акча тузсынга гына йөри торган кеше түгел ул Рафак Хәлиулла улы Хәбибуллин. Моның шулай икәненә аңа бирелгән кайбер бүләкләрне искә төшерү дә җитә. Рәхмәт хаты ...Районыбызның эш сөючән, тырыш халкы хезмәте нәтиҗәсендә 1999 елгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез... Мөслим, 1999 ел. Мөслим район хакимияте башлыгы Р.М.Шәрипов. Таныклык №4 Хәбибуллин Рафак Хәлиулла улы Мөслим районының Түбән Табын үзидарәсе авыл советы депутаты итеп сайланды. Сайлау комиссиясе рәисе Сабитов М.А. Благодарственное письмо ...Выражаю Вам искреннюю благодарность за проведенную работу по подготовке и проведению выборов Президента Российской Федерации. Руководитель аппарата Президента Э.С. Губайдуллин. Казань, Кремль. 5 апрелы 2000 г. Котлау Хөрмәтле Рафак Хәлиуллович! ...Безгә гадәттән тыш вакыйганың - меңьеллыклар алмашынуының шаһитлары булырга язган... Сезне чын күңелдән Яңа ел, Яңа гасыр, Яңа меңьеллык белән тәбрик итәм... Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев. 2001 ел. Почетная грамота …Награждается Хабибуллин Р.Х. за добросовестный, плодотворный труд в предприятии… Генеральный директор ОАО Азнакаевского ПАТП В.А.Кротов. 1.02.2007. Удостоверение министерства транспорта Российской Федерации Выдано Хабибуллину Р.Х. …соответствует должности, связанной на автомбильном транспорте с обеспечениями безопасности. Апрель 2007 г. Медаль «Российская перепись населения-2010». Удостоверение Федеральной службы государственной статистики. 1969 нчы ел , 1 май. Түбән Табын авылы егете Рафак белән Симәк кызы Галиянең, сандугач, карлыгач булып, сайрашкан, серләшкән, гөрләшкән, кавышкан көннәре. Мәхәббәт нәрсә ул? Ул нинди була? Менә анысын инде сез 47 ел буена бер җан, бер тән булып бергә гомер иткән Мөслимдә яшәүче кияү белән кәләштән сорагыз. Дөнья яратылганнан башлап бүгенге вакытка кадәр мәхәббәткә билгеләмәне беркем дә төгәл генә бирә алмаган. Булган, бар һәм булачак. Минемчә, мәхәббәт күңелнең астын өскә китерүче илаһи бер тарту көче, берәүнең үзен тулысынча сөйгәненә бирүе, сөйгәненнән дә гүзәлрәкне күрмәве. Рафак белән Галиянең бер-берсен яратуларының тере шаһиты буларак, мин аларның мәхәбббәтләре алдында баш иям. Шунысын хәтерлим: Рафак үзенең бер хатында ул елларда халык арасында киң таралган "Жди солдата" җырының сүзләрен язып җибәргән иде. ... У солдата суровая служба, Так нужна ему девичья дружба. Чем нежнее, тем нужнее, тем нужнее... -И Галия! Син бу сүзләрне кат-кат укы, мәгънәсенә төшенгәнче укы, егетләр, аеруча солдат хезмәтендәгеләр, дорфалыкны, тупаслыкны яратмыйлар, аларга бер җылы сүз кирәк, хатларыңда җылы сүзләреңне күбрәк яз,- дидем мин, аек акыллы, күркәм холыклы, саф күңелле, нурлы йөзле, мөлаем карашлы яшь кызга үземчә киңәшләремне биреп. -Әгәр безнең мәхәббәтебезне чиста килеш саклый алсаң, син гомерлеккә минеке булачаксың,- дип вәгъдә биргән иде солдат егет. Егет сүзе бер булды: әйткән сүзендә торды. Менә шул көнне, ягъни 1969 нчы елның 1 маенда, үзенең бердәнбере Галиясе белән бәхетле гаилә корды. Солдат егетләрне көтеп алу - кызларның бер асыл сыйфаты. Галия шул асыл сыйфатның бер өлгесе булды. Бу җәһәттән кызлар колагына әйтәсе килгән сүзем шул: көтегез солдатларны, рәнҗетмәгез аларны, үкенерсез аннары, ләкин соң булыр. Гаилә - без яши торган Ватанның бер кыйпылчыгы. Ил көчле, куәтле булсын өчен, төзек, корычтай нык гаиләләр күбрәк кирәк. Тормыш корырга хәзерләнүче һәрбер яшь пар өчен ике арада сүрелмәс мәхәббәт, зур ихтыяр көче, үзең үстергән балалар язмышы өчен җаваплылык хисе булу төп шарт булып тора. Тормыш иткәндә ир - баш, хатын муен була дигән әйтем бар. Баш муенны борамы, муен башнымы... Анысы - гаилә эше. Бу мәсьәләне төптән уйлап, акыллы итеп хәл итә белергә генә кирәк. Бөлдергән дә хатын, булдырган да хатын дигән гыйбарәне дә беләбез. Галия шуларныд икенчесе рәтенә керә. Аңа ун яшь тулганда, әнкәсе Бибиоркыя җиде баласын - Нәкыя, Рәкыя, Фалих, Сания, Фәния, Галия, Ильяс - ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Кыз бала әбисе Хәят, әтисе Харис, энекәше Ильяс белән яшәп кала. Ярый әле, тиешле белем алырга, профессия сайларга апалары, абыйлары ярдәм итте. Симәк һәм Мөслим кулланучылар җәмгыятендә утыз елдан артык хисапчы булып хезмәт куйган Галия Харис кызы ир кадерен, мал кадерен саклый белде. Бөлдермәде, булдырды. Үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән тырышып табылган байлыкны юкка-барга сарыф итмичә, күпләр сокланырлык йорт җиткерделәр, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча булдырдылар. Мөрәүвәтнең иң зурысы - өч егет үстерделәр- Айдар, Айрат, Илнур- өчесенә югары белем турындагы җиде диплом хуҗасы булдылар. Табиб, экономист, муниципаль хезмәткәр һөнәрләрен үзләштерделәр, белгечлекләре буенча хезмәт куялар. Уллары икеләнебрәк калган чакларда әти-әнинең сүзе бик тә үтемле булды:"Әллә укымас та идеңме? Әллә эшләмәс тә идеңме?" Язмамның төп герое- бүген үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы алучы Рафак Хәлиулла улы Хәбибуллин. Максатым аның яшьлек еллары һәм гаилә хәле белән таныштыру иде, чөнки бергә гомер иткән хәләле Галиядән башка Рафак булмас, гаилә башлыгы, ышанычлы таянычы Рафактан башка Галия булмас. Бергә яшәгәндә йортта савыт-саба шалтырамый тормый бит, андый вакытларда алар бер-берсен җырдагыча, тик бераз гына үзгәртеп, җайлап кына тынычландыра, юата белделәр. Син кайда, мин шунда Галиям, Шатланам, елмаям һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям: Син кайда, мин шунда Галиям. Син кайда, мин шунда Рафагым, Җәен, кышын, көзен, язларын. Син бит минем тормыш маягым, Син кайда, мин шунда Рафагым. Кадерлеләрем Рафак һәм Галия! Мин сезне бик яратам. Ни өченме? Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап кала белгән өчен. Сезләргә сөеп, сөелеп, югына риза булып, барына шөкер итеп, бер-берегезгә иптәш булып, бергә, тигез яшәргә насыйп булсын. Рафак өчен язылган "Ак юрган" шигыре алдагы тормыш юлыгызда ак җәймә булып сузылып, ак бәхетләр юрап торсын. Ак юрган Ышанасы да килми: Рафакка бүген - җитмеш. Үз янында Галиясе, Дөньясы төзек, җитеш. Тугач та әнкәсе аны Ак юрганга ураган. Февральнең ап-ак карын Ак бәхеткә юраган. Балалары, оныклары Берсеннән-берсе уңган. Киленнәре, күз тимәсен, Һәммәсе тырыш, булган. Анасының баласына Юраганы юш килгән. Шатлан, Ана! Улыкаең Ир-егет, менә дигән! Сау-сәламәт. Әйтерсең лә, Йөз ел яшәрлек имән. Вәсилә Хәйдәрова. Сал.Мухан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев