Мөслим-информ

Мәгълүмат дөрес булмаса

Салым түләүче фикере буенча салым кәгазендә милек яисә аның хуҗасы турында (шул исәптән объектка ия булу чоры, салым базасы, адресы турында) дөрес булмаган мәгълүмат язылган булса, аны тикшерү өчен салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Мөрәҗәгать итү өчен “Салым түләүченең – шәхси кабинеты”ннан файдаланучылар моны – шәхси кабинет аша, башкалар салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итеп яисә почта аша, яки Россия Федераль салым хезмәтенең “Обратиться в ФНС России” интернет-сервисы ярдәмендә эшли ала. 
Кабаттан исәп-хисап ясау һәм яңа салым белдерүе кәгазе формалаштыру өчен нигез булса, салым инспекциясе 30 көннән дә соңга калмыйча элеккеге сумманы һәм пеняны гамәлдән чыгара һәм салым түләүнең яңа вакытын күрсәтеп, яңа белдерү кәгазе формалаштыра һәм аны сезгә җибәрәчәк (салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштырачак). 

Е. Соловьева, 
районара инспекция җитәкчесе урынбасары.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: