Мөслим-информ

Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек кулланган 8 райондашыбыз тоткарланган

Узган атнада бер җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Каенсаз авылы янындагы урманда торган трактордан ике аккумулятор батареясен урлаганнар.

Үткән атнада җәмәгать тәртибен бозу һәм административ хокук бозу буенча 119 административ беркетмә төзелде. Шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 109 кешегә беркетмә төзелде. Ике граждан башка төр административ хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: