Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгарифтә – милли проектлар

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, милли проектларның тормышка ашырылуы – зур эшнең башы. Алар шәһәр һәм районнарның йөзен үзгәртүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә.

Парламент җитәкчесе Татарстанда илкүләм проектларга кадәр үк республика программаларының гамәлгә керүен дә искәртте. Быел хөкүмәт программаларының саны кырыкка җиткән.

Татарстан Дәүләт Советында булдырылган эшче төркемнең максаты – милли проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру. Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, әлеге проектларны Россия субъектларындагы барлык хакимият тарамакларының уртак тырышлыгы белән генә гамәлгә ашырып була. 2019-2021 елларда Татарстанда милли проектларның беренче этабы өчен 44,6 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Милли проектлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк һәм финанслау суммасы елдан-ел артачак.

“Мәгариф” милли проекты буенча районыбызда Мөслим лицеенда кабинетлар эшләнәчәк.

–Әлеге кабинет заманча булуы һәм бүгенге көн таләбенә тулысынча җавап бирүе белән аерылып торачак, –ди лицей директоры Лилия Хәбибуллина. –Малайлар һәм кызлар өчен аерым “Технология” бүлмәләре, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” кабинетлары өр-яңадан ясалып, һәрберсенә яңа җиһазлар кайтарылачак. Болар барсы да балаларга мәктәп бусагасыннан ук заманча җиһазлар белән танышырга, аларда эшләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Мөслим урта мәктәбендә әлеге кабинетларны инде ясый башлаганнар.

– Бүлмәләрне төзекләндерү эшләрен “ОмегаСтрой” җәмгыяте эшчеләре башкара. Әлеге кабинетлар быелгы уку елыннан яңа программа нигезендә эшләячәк мәктәбебез өчен бик әһәмиятле. Моңа кадәр кызлар һәм егетләргә хезмәт дәресләрендә шөгыльләнергә аерым кабинетлар юк иде, кирәкле җиһазлар да җитеп бетми иде. Заманча таләпләргә туры китереп ясалган бүлмәләр өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк һәм алардабөтен уңайлыклар булачак, – ди мәктәп директоры Илзир Мадъяров.

Мөслим гимназиясендә “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” кабинеты ясалачак.

– Әлегә бу кабинетларның җиһазланылышы көн таләпләренә туры килеп бетми иде. Милли проектлар буенча ясалган кабинетларны педагоглар да, укучылар да хуплап кабул итәр дип ышанабыз, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.

Хәзер милли проектларның гамәлгә ашырылуы беләнҗаваплы оешмалар гына түгел, ә республикада яшәүче һәркем танышып тора ала.Эш барышы “Милли проект. Фотоконтроль-2019” дигән махсус проект ярдәмендә һәрдаим контрольдә тотыла.

– Беренчедән, республикада яшәүчеләрнең әлеге объектлар янында төшкән фотосурәтләрне куюыэшнең кайда ничек баруын күрергә ярдәм итә. Икенчедән, халык контроле аша һәр милли проектның җирлекләргә ничек тәэсир итүен күзәтергә, киләчәктә милли проектларга республика халкына кирәкле әһәмиятле объектларны кертергә ярдәм итәчәк, – ди Татарстанда милли проектларның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотучы эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова милли проектларның халык өчен кирәкле булуын һәм нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте:

– Бүген республика күләмендә һәм федераль дәрәҗәдә эшләүче милли проектлар мәгариф тармагында гына түгел, мәдәният, сәламәтлек саклау, юллар төзелеше юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли. Болар барысы да төбәк һәм җирлекләрдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, заманча һәм уңайлы мохиттә яшәтү максатын күздә тота.Бүген республикабызга, җирлегебезгә килүче кунаклар да бездә мөмкинлекләр һәм уңайлыкларның күп булуына, гомумән, матур төбәктә яшәвебезгә сокланып китәләр.

Чыннан да, республикакүләм һәм федераль дәрәҗәдәге программа һәм проектларның нәтиҗәлелеген җирлегебез мисалында ачык күрәбез.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф Мөслим мәгариф идарәсе милли проект

Реклама
Реклама
2
X