Мөслим-информ

Мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә кимчелекләр ачыланган

Прокуратура хезмәткәрләре РоспотребнадзорныңТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф оешмаларында санитария-эпидемиология кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде.

"Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау турында"гы Федераль законның (№52-ФЗ 30.03.1999) 28 маддәсе нигезендә, оештыру-хокук формаларының нинди булуына карамастан, балаларның ялларын оештыру һәм сәламәтлекләрен саклау, мәктәпкәчә һәм башка мәгариф оешмаларында авыруларны булдырмау, укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту, шулай ук аларны тукландыруны оештыру, санитар кагыйдәләр үтәлергә тиеш.

Тикшерү барышында мәгариф оешмаларында санитар таләпләрнең, гомумән алганда, үтәлүе ачыкланды. Әмма кимчелекләр дә күзәтелә. Кайбер мәгариф оешмаларында "Гомуми белем бирү, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыруда санитар-эпидемиологик таләпләр"нең СанПиН 2.4.5.2409-08 нормаларына туры килмәве күзәтелә. Еш очрый торган кимчелекләр: санитар кагыйдәләр буенча рөхсәт ителмәгән савыт-сабалар (пластмасс кружка, таз, такталар) куллану, цехларның производство өстәлләре белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәве һ.б.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, югарыда күрсәтелгән кимчелекләр өчен җаваплы затларга РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 6.7. маддәсе нигезендә административ производство эше кузгатылды, ягъни балаларның ял һәм сәламәтлекләрен оештыруда, аларны укыту һәм тәрбияләүдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең бозылуы нәтиҗәсендә административ штраф салынды.

Район Башкарма комитеты адресына (мәгариф оешмаларын оештыручы буларак) булган кимчелекләрне төзәтү турында представление кертелде.

Район прокуратурасы пресс-группасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: