Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф – саннарда

Бу уку елында да дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатында район үзәгендәге өч база мәктәбендә ресурс үзәкләре эшләде. Аларда 50дән артык чара үткәрелде.

Ресурс үзәкләрендә 135 бала өстәмә белем алды. Мондый үзәкләргә авыл җирлегендә яшәүче балаларны да активрак җәлеп итү бурычы куелды.

•Районда туган телдә мәктәпкәчә белем алу хокукын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылган. Белем бирү учреждениеләренең өчесендә белем һәм тәрбия бирү – рус телендә, 24ендә – татар телендә алып барыла. Балаларны ана телендә укыту һәм тәрбияләү 97 процент тәшкил итә.

•2019-2020 уку елында мәктәпләрдә 2210 укучы белем алачак. Аларның 982се –1-4 класслар, 1024е – 5-9, 204е –10-11 класс укучылары.

•Профильле белем бирү 5 урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган. Профильле белем бирү белем бирү белән тәэмин ителеш – 87%.

• 2019 елда мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү өчен республика бюджетыннан – 19,5 млн сум, район бюджетыннан 5 млн сум акча бүленде.

• Районда 35 яшькә кадәрге белгечләр саны – 65. Яшь педагоглар барлык укытучыларның 20%ын алып тора. 14 ел инде районда яшь педагоглар берләшмәсе эшли.

• 2019 елда 125 мәгариф хезмәткәре аттестация үтте. Аларның 17се–югары, 108е беренче квалификацион категориягә ия булды.

• Район мәктәпләренә укучыларны йөртү өчен 13 автобус билгеләнгән. Алар 409 укучыны 21 маршрут буенча 11 мәктәпкә йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим без мөслимлеләр мәгариф