Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф министры вәкилләре аграр көллият басуларын карады

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы белгечләре Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы җирләрен карады. Мәгариф министры приказы белән оешкан комиссия республикадагы авыл хуҗалыгы юнәлешендә белгечләр әзерләүче 23 урта уку йортының басуларын йөреп чыкты.

Әлеге басуларда аграр көллият студентлары практика үтәләр.

Быел мәгариф һәм фән министрлыгы, авыл хуҗалыгы министрлыгы һөнәри уку йортларының тәҗрибә участокларына кертү өчен ашлама алырга 10 млн сум акча бүлеп биргән иде. Белгечләр ашлама кертү, орлыкны дөрес утырту һәм башка билгеләрне тикшерде. Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Анна Сидоренко сүзләренә караганда, бу басуларның торышы - авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче уку йортларында бирелгән белем дәрәҗәсен чагылдыра. Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһлетдинов әйтүенчә, көллиятнең Мөслим филиалы чәчүлекләре, бөртекле культураларның үсеше куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев