Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф министры 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте

Элегрәк Татарстан Мәгариф һәм фән министры республика мәктәпләренең дистанцион укуга әзер булуын әйтте

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, яңа дистанцион формада укулары  турында сөйләде.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 6 апрельдән республиканың 1402 мәктәбендә, югары уку йортларында, урта һөнәри белем бирү оешмаларында дистанцион режимда укулар башлануын билгеләп үтте.
«Барлык сыйныфлар дистанцион режимда, уку планнарына туры китереп, программа үтәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалардан файдаланачак", - диде ул.
Рафис Борһанов шулай ук Татарстанда элеккегечә балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк, дип ышандырды. «Бу көннәрдә эшкә йөрүче гражданнарның балаларын дежур төркемнәргә кабул итәчәкләр", - диде ул.
Элегрәк Татарстан Мәгариф һәм фән министры республика мәктәпләренең дистанцион укуга әзер булуын әйтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев