Мөслим-информ

Мәгариф министрлыгы: Татарстанда яңа уку елының кайчан башланачагы әлегә билгеле түгел

1 сентябрь - Белем көне - Корбан бәйрәменә туры килгәнгә, әлеге сорау күпләрдә кызыксыну уятты.

Быел 1 сентябрь - Белем көне, Корбан бәйрәменә туры килгәнлектән, укучылар мәктәпкә 4 сентябрьдә генә барачак дигән хәбәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар-информ"га аңлатма бирде. Министрлыкның гомуми белем бирү бүлеге әйдәп баручы белгече Марина Алексеева сүзләренчә, бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән.

Быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана, дип язган иде республика матбугат чаралары. Бу - сентябрь башында озын яллар: 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре булу белән аңлатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: