Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов җыелыш үткәрде

Иске Карамалы авылы мәдәният йорты бинасында, 9, 11 сыйныф укучылары белән берлектә, Әмәкәй, Күбәк урта, Баек төп мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, Сарман аграр көллияте филиал №2 нең директоры Рәшит Кирамов катнаштылар. Рафаэль Демидов 2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча...

Иске Карамалы авылы мәдәният йорты бинасында, 9, 11 сыйныф укучылары белән берлектә, Әмәкәй, Күбәк урта, Баек төп мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, Сарман аграр көллияте филиал №2 нең директоры Рәшит Кирамов катнаштылар.

Рафаэль Демидов 2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар турында чыгыш ясады, тормышта куйган максатка ирешү өчен, вакытны файдалы үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Рәшит Кирамов аграр көллият базасында укыту һәм дәрестән тыш вакытны файдалы, күңелле уздыру өчен барлык шартларның да оештырылуы турында әйтеп китте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын көллияттә укуларын дәвам итәргә чакырды. Методист 2015 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә тукталды, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бәян итте, имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев