Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидовның Яңа ел тәбрикләве

Узып баручы бу елда иң истә калган вакыйгаларның берсе - район үзәгендә кулланылышка тапшырылган "Күбәләк" балалар бакчасы булды. Тат. Бүләр, Әмәкәй, Тойгелде урта белем бирү, коррекция мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Җирле бюджет хисабыннан 9, 9 милллион сум акча бүленеп, аңа гимназия, лицей, Мөслим урта мәктәбендә, "Миләшкәй" балалар бакчасында өлешчә ремонт...

Узып баручы бу елда иң истә калган вакыйгаларның берсе - район үзәгендә кулланылышка тапшырылган "Күбәләк" балалар бакчасы булды. Тат. Бүләр, Әмәкәй, Тойгелде урта белем бирү, коррекция мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде.

Җирле бюджет хисабыннан 9, 9 милллион сум акча бүленеп, аңа гимназия, лицей, Мөслим урта мәктәбендә, "Миләшкәй" балалар бакчасында өлешчә ремонт эшләре башкарылды. Район үзәгендәге балалар бакчаларына видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылды. Мәгариф оешмаларының территорияләренә светодиодлы лампалар куелды.

Район башлыгы ярдәме белән 6 миллионга якын акчага мәктәп җиһазлары: интерактив такталар, спорт инвентарьлары, класс-кабинет җиһазлары, орг.техника алынды. Мәктәп автобуслары муниципаль унитар предприятиесе карамагына бирелде.

Укытучылар арасында үткәрелгән кышкы һәм җәйге спартакиадада катнашып, икесендә дә призлы урыннан яулар 300 меңлек грантка ия булдык.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә укыту уңай нәтиҗәләр бирә башлады. Быел Бердәм дәүләт имтиханнары буенча мактанырлык нәтиҗәләребез булмаса да, алдагы елда бу мәсьәлә буенча ныклы эш алып барачакбыз. Балаларны имтиханнарга алдан әзерләү максатыннан, чыгарылыш класс укучылары өчен генә түгел, 7,8,10 классларда да консультацияләр үткәреләчәк.Укытучыларның белем дәрәҗәсен, әзерлеген тикшерүгә нигезләнгән тестлар үткәрүне башладык.

Бүгенге көндә МФЦ бинасында җирле бюджет хисабына ремонт эшләре бара. Мәгариф идарәсе якын киләчәктә "Укытучылар йорты" дип аталган шушы бинага күчәчәк. Мәктәптән тыш эшләр үзәген ремонтлап, 2016 елдан тулысынча балалар карамагына калдырырга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев