Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф бүлеге: максат һәм ирешелгәннәр

Cоңгы елларда мәгариф өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Элегрәк ул мәктәптә укыту процессын гына күздә тотса, хәзер киңрәк мәгънәне эченә ала. Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләренең төп бурычы - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белүче шәхес...

Районда 70 мәгариф оешмасы исәпләнә. Соңгы елларда аларны төзекләндерү, матди-техник базаларын яңарту юнәлешендә күләмле эшләр башкарыла. Республикада бишенче ел рәттән тормышка ашырылучы мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә Түбән Табын, Тат. Бүләр, Әмәкәй, Тойгелде урта, Үрәзмәт башлангыч мәктәпләре биналарында 43,8 млн. сум күләмендә ремонт эшләре үткәрелде. "Мөмкинлекле тирәлек" республика программасы нигезендә Мөслим урта мәктәбен һәм гимназияне сәламәтлекләре чикләнгән балаларга уңайлыклар тудырып, җиһазлау бара. Мөслим урта мәктәбендә спорт мәйданчыклары төзелә, лицей ишегалдында аларның саны арта. Республикада яңа балалар бакчалары төзүгә җитди игътибар юнәлтелә. "Бәләкәч" республика программасы нигезендә район үзәгендә сафка баскан 140 урынлык "Күбәләк" балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 82 млн сум күләмендә финанс чыгымнары тотылды.

Балаларга ике дәүләт телен өйрәтүне стимуллаштыру максатынннан, "Киләчәк" мәгариф стратегиясе кысаларында, республикада өченче ел "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы үткәрелә. Югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына 1 млн. сум күләмендә грантлар бирелә. Быел конкурста барлыгы 120 балалар бакчасы катнашып, 50се грант алды һәм шулар арасында район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасы да бар. Республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә учреждениесе "Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру" конкурсында җиңгән өчен 500 мең сумлык грантлар алды. Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасы да шулар арасында.

Бүгенге көндә сыйфатлы белем бирү мәгариф оешмаларының төп эш юнәлеше булып кала. Республикада 2010 елдан башлап, федераль дәүләт белем стандартлары гамәлгә кертелә, быел инде 5 класслар яңа стандартлар нигезендә укый башлаячак. Әйтергә кирәк, быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмады. Димәк, бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп әле. Балалар бакчасыннан башлап, балаларның белемен тикшерү, күзәтү, аларга дөрес юнәлеш бирү зарур. Белем бирүнең сыйфаты, иң беренче чиратта, бу вазыйфаны төп башкаручы, дәүләт куйган бурычларны турыдан-туры үтәүче укытучыдан тора. Шул ук вакытта баласының сыйфатлы белем алуы өчен ата-ана да, һәм, ниһаять, укучы үзе дә җаваплы.

Район мәгарифе инновацион эзләнүләр нигезендә үсешкә йөз тотып эшли. Укытучыларның һөнәри әзерлеген камилләштерү, аларны өзлексез укыту, яңа шартларда эшләргә өйрәтү, һөнәри бурычларын үтәүгә әзерлекләрен тәэмин итү - мәгариф идарәсе методик хезмәтенең төп бурычы. Укытучыларның 87% ы - югары белемле, 62% ы - беренче яки югары категорияле белгечләр. Сыйфатлы белем бирү өчен педагоглар потенциалы җитәрлек. Бүген инновацион технологияләр - белем бирүнең алшарты. Заман таләпләреннән чыгып караганда, фән кабинетларының мобиль класслар, интерактив проекцион комплектлар белән тәэмин ителеше әлегә канәгатьләнерлек түгел. Яңа федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә җавап бирерлек укыту процессы оештыру өчен, матди-техник базаны яңарту өстендә эшлисебез бар әле.

Милли белем һәм тәрбия бирү буенча мәгариф идарәсе нәтиҗәле эш алып бара. Районда милли мәгариф буенча әледән-әле масштаблы чаралар үткәрелә. Укучыларыбыз бу өлкәдә үзләренең уңышлары белән сөендерә. Татар, мари теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында 2 укучы - җиңүче, 6 сы призер булдылар. 11 класс укучылары татар теленнән мониторинг тикшерүен, 9 сыйныфлар бердәм дәүләт тестлаштыруын уңышлы үттеләр.

Районда Сәләтле балалар үзәге ачылу сәләтле укучылар белән эшләүгә игътибарны бермә-бер арттырды. 55 укучы республикакүләм бәйгеләрдә катнаштылар. Шуларның 12се татар, рус, мари теллләре һәм әдәбияты, тормыш иминлеге нигезләре, Татарстан тарихы фәннәре буенча республикакүләм фән бәйгеләрендә җиңеп чыктылар яки призлы урыннар яуладылар. Укучыларыбыз беренче тапкыр республикакүләм "Умники и умницы" уенында катнашып, лауреатлар, җиңүчеләр булдылар. Сәләтле балалар үзәгендә шөгыльләнүче 48 укучы, "Талантлар иле" россиякүләм социаль проектында катнашып, 5 укучы - федераль, 6 укучы региональ җиңүчеләр рәтендә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Балаларга тәрбия бирүдә ай саен төрле темаларга багышлап үткәрелгән "Тормыш дәресләре"нең, хокук белеме, наркотикларсыз тормыш, профориентация, патриотик тәрбия айлыкларының әһәмияте аеруча зур булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйнады.

Ел дәвамында мәгариф хезмәткәрләренең һәм укучыларның сәламәтлеген саклауга, ныгытуга, аларны спортка тартуга зур игътибар бирелде. Мәктәп һәм район үзәге спорт корылмалары тулы куәтенә эшләде. Спорт секцияләренә 1300 (59,6%) бала тартылды. "Президент ярышлары", "Президент спорт уеннары", кышкы, җәйге спартакиадалар һәм башка спорт бәйгеләре укытучылар һәм укучыларның зур активлыгы шартларында үтте. Муниципаль спорт ярышларында - 1700 ләп, республикакүләм һәм зона ярышларында 800 дән артык укучы катнашты. Район укытучылар командасы, III республикакүләм кышкы спартакиада ярышларында призлы II урынны алып, 300 мең сумлык грант белән бүләкләнде.

Балаларның җәйге ялларын кызыклы һәм файдалы итү максатыннан районда төрле лагерьлар оештырылды, конкурслар, бәйгеләр, чаралар үткәрелде. Барлыгы 600 (31%) баланың җәйге ялы оешкан төстә үтте. Аерым укучылар республика "Сәләт", "Агыйдел", россиякүләм "Артек" лагерьларында ял итү бәхетенә ирештеләр. 130 бала хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылды.

Тиздән яңа уку елы башлана. Беренче сыйныфка барачак мохтаҗ балаларга ярдәм итү, аларга иң кирәкле әсбапларны җыю максатыннан быел да "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе уздырылды. Чарада иганәче буларак катнашкан район хакимиятенә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ларис Бариев,

район мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев