Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәйлеләр праймеризда катнашты

Билгеле булганча, агымдагы елда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатны праймериз ярдәмендә билгеләячәк . Праймериз партия составы арасыннан президентлыкка кандидат сайлап алу дигән сүз.

13 сентярбь көнне үткәреләчәк Татарстан Президенты сайлаулары шактый үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора. Хәтерләсәгез , соңгы 10 ел эчендә Татарстан Президентының турыдан туры сайланганы юк иде әле. Моңа кадәр республиканың иң югары рәсми затына вәкаләтләр бирелеп килде. Быел исә Татарстан Президентын халык үзе билгеләячәк. 14 май көнне шундый праймериз Метрәй авыл җирлегендә узды. Монда Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Бердәм Россия партиясенең Мөслим бүлеге вәкилләре, оештыру комитеты әгъзаләре, кандидатлыкка кандидатлар, авыл халкы катнашты. Метрәй җирлегеннән кандидатлыкка 14 кеше сайланырга үз теләген белдерде. Кандидатлар халык каршында үз программалары белән таныштырып уздылар. Әлеге сайлауларның мөһим үзенчәлеге аның халык өчен аеруча ачык , үтә күренмәле булыундадыр, мөгаен. Татарстанда үткән праймериз республикабызның алга таба үсешенә уңай йогынты ясаячак..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама