Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәйлеләр "Идел йорт" республика фестивалендә катнаша

Районыбыз халкы театр уйнарга, театр карарга ярата. Район үзәге, Метрәй, Иске Вәрәш авыл мәдәният йортлары каршында халык театры эшли. Үткән ел Мөслимдәге коллектив Гран - прига лаек булды. Ә кичә Метрәй авылы халык театры М.Хөсәеновның " Ак күлмәкле әнием" драмасының премьерасын Мөслим тамашачысына күрсәтте. Башыннан ахырына кадәр тамашачыны елатырлык, уйландырырлык,...

Районыбыз халкы театр уйнарга, театр карарга ярата. Район үзәге, Метрәй, Иске Вәрәш авыл мәдәният йортлары каршында халык театры эшли. Үткән ел Мөслимдәге коллектив Гран - прига лаек булды. Ә кичә Метрәй авылы халык театры М.Хөсәеновның " Ак күлмәкле әнием" драмасының премьерасын Мөслим тамашачысына күрсәтте. Башыннан ахырына кадәр тамашачыны елатырлык, уйландырырлык, ышандырырлык образлар тудырган театр коллективын тамашачылар басып алкышладылар, озак - озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Әлеге иҗадый хезмәтләре белән театр " Идел йорт" республика фестиваленең зона турына Минзәлә шәһәренә бара. Якташларыбызга чын күңелдән уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X