Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәйдә – яңа үзәк

Соңгы елларда авыл җирлекләрендә дә төзекләндерү, яңарту эшләренә зур игътибар бирелә. Юллар булсынмы, ял парклары яки балалар мәйданчыкларымы, социаль әһәмияткә ия биналарны яңартумы - кайсы гына юнәлешне алсаң да, үсеш-үзгәрешләр күренә. Метрәй авыл җирлегендә дә соңгы берничә елда гына да юллар ремонтланды, социаль-мәдәни объектлар яңартылды, ял паркы сафка басты, базар...

Метрәй урта мәктәбе башлангыч мәктәп статусын алганнан соң, аның бинасы бушап калды. Авыл халкы, "Мәктәп ябылса, бинасы да таралып бетәр инде", дип, борчыла башлаган иде. Әмма, бу борчуларга киртә куелып, агымдагы елның гыйнвар аенда мәктәп бинасында төзекләндерү эшләре башланды. Район башлыгы Рамил Муллин, метрәйлеләрнең теләген искә алып, биредә күпфункцияле үзәк ясарга тәкъдим итте. Төзекләндерү эшләрен "ШАХ" җәмгыяте башкарды. Сигез ай эчендә сафка бастырылган бинада башлангач мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, авыл җирлеге һәм полициянең участок испекторы бүлмәсе урнашкан.

Үзәкне ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. Аларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рамил Муллин һәм башка кунаклар килде.

- Хөкүмәтебез ярдәме, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булышлыгы белән әлеге бинаны төзекләндерү өчен өстәмә финанс ярдәме ала алдык. Әлеге төзелешкә җирлек халкының да зур өлеше керде. "ШАХ" җәмгыяте төзүчеләре белән бергә, җирлектә урнашкан бюджет оешмалары хезмәткәрләре, авыл халкы, хәтта Мөслимнән дә килеп ярдәм иттеләр. Авыл халкы өчен кирәк булган бар оешмаларның бер бинага урнашуы отышлы булыр. Бу бина озак еллар халыкка хезмәт итсен, - диде Рамил Муллин һәм метрәйлеләргә Корбан гаете һәм белем бәйрәме уңаеннан да ихлас теләкләрен юллады.

Мәгариф ветераны Мирзанур ага Галимов авыл халкы исеменнән район башлыгына, район мәгариф идарәсенә, "ШАХ" җәмгыятенә, авыл җирлеге башлыгына һәм биредә хезмәт куйган һәммә кешегә тирән рәхмәтләрен җиткерде. Тантаналы өлештән соң, кунаклар бина эченә үтте. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты бүлмәләрен карадылар. Беренче һәм икенче катта урнашкан балалар бакчасы, башлангыч мәктәп класслары, музей белән таныштылар. Һәр бүлмә завыклы итеп бизәлгән, яңа җиһазлар урнаштырылган. Балалар бакчасында идәннәр җылытылган, уен залы, йокы һәм санитар бүлмәләр сабыйлар өчен уңайлы итеп эшләнгән.

Бу көнне Метрәй башлангыч мәктәбе беренче класска биш малай кабул итте. Кыскасы, бу мәһабәт бинада авылның киләчәге булган балаларга һәрьяклап матур тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Халык сәламәтлеге сагында торучы фельдшерга да сыйфатлы хезмәт итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Бинаның озын гомерле булуын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев