Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәй халык театры "Идел-Йорт" фестиваленнән күпсанлы бүләкләр белән кайтты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Минзәлә шәһәрендә17 нче республика "Идел-Йорт" халык театрлары фестиваленең зона туры узды. Анда районның Метрәй халык театры да катнашты. Минзәлә шәһәре мәдәният йөрты сәхнәсенә куелган Шамил Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" драмасы мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәя алды һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт театрының "Милли драматургларның классик әсәрләрен югары дәрәҗәдә сәхнәләштергән...

Коллективның 8 үзешчәне дә төрле номинациядә дипломнар тапшырылды. "Беренче пландагы хатын-кыз роле" номинациясендә ана роле белән - Синара Яббарова, "Беренче пландагы ир-ат роле" номинациясендә - Марат Кашапов, "Икенче пландагы хатын-кыз роле" номинациясендә - Гөлфинә Шәйгарданова, "Дебют" номинациясендә Сәяр роле белән Илнар Яббаров, Рәйхан роле белән 2 нче сыйныф укучысы Әлфинә Шәйгарданова, "Үзенчәлекле роль" номинациясендә - Фәридә Әхмәтҗанова, "Табигыйлык" номинациясендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Сәетов дипломнарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама