Мөслим-информ

Метрәй халык театры "Идел йорт" фестивалендә катнаша

Метрәй авылы халык театры Минзәлә шәһәрендә узган халык театр коллективларының "Идел йорт" фестивалендә катнашып җиңү яулаган иде.

Бу көннәрдә алар Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" исемле әсәрен тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Коллектив әлеге әсәрне Иске Вәрәш, Мәлләтамак авылы мәдәният йортларында, 5-6 ноябрь көннәрендә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында балалар һәм олылар өчен куйды. 9 ноябрьдә коллектив Казан шәһәрендә чыгыш ясады. Театрның режиссеры - Синара Яббарова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: