Реклама
Быел Симәк авыл җирлегендәге посадкаларга өч меңләп яшь наратлар утыртылды. Бу көннәрдә мәдәният йорты, клуб, китапханә һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре үсентеләрне тәрбияләү: рәт араларында туфрак йомшарту, чүп үләннәреннән арындыру белән мәшгуль.
Метрәй авылында эшләүче мәчеттә күләмле ремонт эшләре башкарылды. Бүген аны ачу тантанасы була, дип хәбәр итәләр Метрәй авыл җирлегеннән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз