Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәй авыл җирлеге командасы - абсолют җиңүче (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кышкы спартакиада уеннарының суперфинал уены тәмамланды. Нәтиҗәдә, абсолют чемпион исемен Метрәй авыл җирлеге командасы алды. Икенче урында - Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" йөзү бассейны җыелма командасы. Өченче призлы урынны район Советы һәм башкарма комитеты җыелма командасы яулады. Мәлләтамак авыл җирлеге дүртенче урында калды. Аерым номинацияләрдә "Спартакиада йолдызы" исемен - Илдар...

Кышкы спартакиада уеннарының суперфинал уены тәмамланды. Нәтиҗәдә, абсолют чемпион исемен Метрәй авыл җирлеге командасы алды. Икенче урында - Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" йөзү бассейны җыелма командасы. Өченче призлы урынны район Советы һәм башкарма комитеты җыелма командасы яулады. Мәлләтамак авыл җирлеге дүртенче урында калды. Аерым номинацияләрдә "Спартакиада йолдызы" исемен - Илдар Тәхауов, "Актив җитәкче" исемен Айдар Шәйгарданов алды. Волейбол уенында - Айгөл Шакировага һәм Булат Галимҗановка тиңнәр булмады. Иң яхшы көрәшче исеменә - Дамир Шәйхетдинов, иң яхшы йөзүче исеменә - Гөлинә Сәхбиева, иң шәп канат тартучы исеменә Илнар Сәетгалиев лаек булды. Баскетбол уенында - Алмаз вагыйзовка, шахматта - Расыйл Фәттаховка, биатлонда Фәргать Хәбибуллинга тиңнәр булмады. Бадминтон уенында "Иң яхшы" исемен - Шәйгардановлар гаиләсе, кул көрәшендә Азат Мирзаянов алды. Судьялардан Илдар Мадъяров белән Илназ Кашапов Мактау грамоталарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев