Мөслим-информ

Мәетне алкышлау дөрес гамәлме?

"Үлемне еш искә төшерегез". Остазлар, дин галимнәре безне шулай өйрәтә. Исламда соңгы юл, мәет озатуның шәригать кануннары бар. Алар гасырлар дәвамында берникадәр яңалык белән үрелсә дә, зур үзгәрешсез генә формалаша килгәннәр. Мәгәр, соңгы елларда әйләнә-тирә халыклар йогынтысында татарга да шундый чит-ят йолалар керә башлады. Аеруча сагайтканы - мәетне озатканда кул...

Бу бигрәк тә зур сәхнә әһелләре, "йолдызлар", олуг артистларны хөрмәтләү билгесе санала. Сәхнәдән ерак булган кешеләрне дә кул чабып бакыйлыкка озату очраклары күзәтелә.

Бу мәсьәлә ислам дине киң таралган республика җитәкчеләрен дә борчый башлаган. Мәсәлән, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонов "Гореф-гадәтләрне, тантаналарны һәм йолаларны тәртипкә салу турында"гы канунны бозган түрәләрне эш урыннарыннан азат итәргә дигән тәкъдим ясады. Шул исәптән, мәетне купшы итеп озату мәсьәләсендә дә ачык тәкъдимнәр теркәгәннәр. Әйтик, Таҗикстан йолалары буенча, мәет озату һәм матәм чаралары мал чалмыйча һәм ризык тәкъдим итмичә генә үткәрелергә тиеш.

Интертат.ру газеты бу уңайдан сораштыру уздырды. Шул фикерләр белән танышып үтик.

Казан федераль университеты галимәсе, язучы Халисә Ширмән:

Дөресен әйткәндә, бу йола каян килә икән, башка халыкларда бармы икән, дип эзләп тә карадым. Кул чабу гадәтенең мәҗүси чорда илаһларга табынудан килгәне турында гына мәгълүмат бар. Дога укыр, теләк теләр алдыннан мәҗүси тәңренең игътибарын җәлеп итү өчен, берничә тапкыр кул чабып куйганнар. Бала туганда, кайбер халыклар кул чабып, бу дөньяга аны "чакырып" торалар икән. Кеше үлгәч, кул чабу гадәте турында мәгълүмат тапмадым. Европада да чәбәкләүнең мәгънәсе төрлечә. Очкыч күтәрелеп киткәч, я төшеп утыргач, пилотларның осталыгына рәхмәт белдереп, кул чабалар. Бу гадәт безгә дә керде инде. Ә кайбер очракта сәхнәдә чыгыш ясаучы актерга кул чабу аның уенын ошатмауны да аңлата икән. Ошаган очракта: "Браво! Бис!" - дип кычкырырга кирәк, аяк тыпырдатырга, сызгырырга мөмкин. Габдулла Кариев Мәкәрҗә ярминкәсендә чыгыш ясаган артистларга да шулай эшләгәннәре турында яза. Мәет янында тагы аяк тыпырдатып, сызгыра башласалар, нишләрбез?!

Минемчә, мәет янында дога укып, күңелдән тын гына саубуллашудан да яхшырагы юк. Кеше үлә бит, артист түгел! Артист ул уйнаган рольләрендә, җырлаган җырларында тагы бик озак яши әле.

РИУ мөгаллиме, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков:

- Тискәре фикердә инде. Аллаһ Тәгалә каршына баргач, кул чабып каршы алмаслар бит. Кылган гамәлләр белән барасы... Бер хәдистә: "Адәм баласын соңгы юлга туганнары, байлыгы һәм кылган гамәлләре озатыр. Алдагы икесе кайтып китәр, үзе белән гамәлләре генә калыр", - диелә. Белеп һәм белми кылган гөнаһларны Аллаһ кичерә күрсен инде... Хушлашу мизгелендә мәеткә бездән (озатучылардан) дога, зикер, тәсбих гыйбадәттән башка берни кирәк түгел, чөнки мәет ул җирнеке! Халык үзе дә белмичә, массага кушыла. Шулай шәригатьтә булмаган күренеш килеп чыга.

Уфаның "Ислах" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм:

- Татарда тәклид дигән нәрсә бар, ягъни башкаларга иярү. Татар берәр яңалык күрсә, иярә дә китә инде. Күңеленә хуш килсә, бигрәк тә. Адәм баласы бит ул белмәгәнен кире кага. Тәклиднең дә сәбәбе белмәгәнлектән килә. Үз мәдәниятеңнән, тарихыңнан хәбәрдар булмаганлыктан. Мин быел ике тапкыр мәетне кул чабып озаткан күренешкә тап булдым. Уфаның бер мәдәният сараенда бай кешеләр мәрхүм әтиләренең гражданнар панихидасын уздырды. Мәетне машинага урнаштырганда, кул чабарга тотындылар. Йөрәк әрнеде... Икенче очрак. Җеназаны мин укыдым. Шуннан соң, озатканда: "Хәзрәт, кул чабарга ярыймы?"- дип туганнары миннән сорый. Мин: "Һич кенә дә ярамый! - дип кырт кистем. - Җаһиллегезне күрсәтәсез!" - дидем. Безнең ислам динендә үлгән кешене алкышлап озату дигән нәрсә бөтенләй юк, бик ямьсез күренеш. Шунысы кызганыч: мондый башсызлыкны милләтнең зыялылары, Европада укып кайткан байларыбыз эшли бит. Төрле чит илләрдә укып кайталар да, андагы җүнсезлекне татар мохитенә кертеп җибәрергә тырышалар. Гади халык андый нәрсәләрдән ерак тора, чит-ят гадәтләрне кертми.

Мин бәләкәй чакта безнең Миякәдә 5 унынчы сыйныф бар иде. Шуның өчесе - урыс, икесе - татар классы. Өч урыс сыйныфында байлар, зыялылар: укытучыларның, дәүләт органнарында эшләүчеләрнең балалары укыды, ә татарныкында хәлсезрәк, гадирәк кешеләрнеке белем алды. Менә монда ук күренә: зыялырак кешеләрнеке русча, ә гадиләр татарча белем алды бит инде. Әнә шулай, зыялылар үзләре үк милләт мәнфәгатьләреннән ераклаша булып чыга. Гади халык нишләсен, ул иярә генә. Ә бит халыкның милли эшләрдә лидеры булырга тиеш. Лидер үзе икенчерәк тәрбия алган икән, милләткә аның файдасы аз була. Кыскасы, 66 яшемә җиттем, мәетне кул чабып озатканны моңарчы күргәнем булмаган иде. Былтыр Уфада беренче тапкыр күрдем дә шаккаттым.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова:

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин:

- Без бик кытыршы җәмгыятьтә яшибез. Кемдер Алласына да, мулласына да, хәтта Путинына да ышанмый... Кемдер ышана. Йә берәрсенә генә, йә барысына да берьюлы. Мондый вакытта теге яисә бу мәсьәлә буенча фикерләр каршылыгы туу - табигый. Ләкин ничек яшәргә һәм... ничек җир куенына тапшырылырга теләвен, минемчә, һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Тукай, мәсәлән, җәсәден туфракка тапшырганда "Васыятем" шигыре укылуын сорый. Һәм аның васыятен үтиләр. Рәссам Дали үзенең кабере өстеннән кешеләр узып йөрүен тели. Аның теләге дә үтәлә: җансыз тәнен Фигерас шәһәрендәге музейның идәненә урнаштыралар. Артистларга килгәндә, алар гомер буе сәхнәгә хезмәт итә, гомер буе алкышларга күмелеп яши һәм шуннан рухи ләззәт таба. Өлкән иҗатташларын бакыйлыкка озаткан чакта алар бу процессның ничек үтәлүен яхшы күрә, белә һәм эчтән генә үзләре дә нәкъ шундый рәвештә мәңгелеккә озатылачагына ышана. Мәрхүмнең башка васыяте булмаса, сәнгатькярне соңгы юлга кул чабып озату - бик матур һәм дулкынландыргыч традиция, минемчә.

Шунысын истән чыгармыйк, без - татарлар, гаять тыйнак халык. Мәет тирәсендә әби-бабаларыбыз бик сак һәм тәкъва булган. Безгә дә мәрхүмне озатканда, мәрасимдәге бөтен халык белән кул кушырып дога кылу, Хак Тәгаләдән ошбу мәеткә мәгъфирәт (ярлыкау) сорау хәерлерәк түгелме икән?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: