Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өметле буын!

1966 елдан бирле эшләп килүче Мөслим сәнгать мәктәбендә бүгенге көндә 372 бала белем ала. Аларга барлыгы 27 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Сәнгать мәктәбе, Мөслимебезнең йөзек кашы булган балаларыбызга музыка белеме бирү белән генә чикләнеп калмыйча, район халкына эстетик тәрбия бирүдә дә зур рольне уйный. Сәнгать мәктәбенә йөрүче егет-кызлар фортепиано,...

Традиция буенча, сәнгать мәктәбе ел саен үз эшчәнлегенә йомгак ясап, Мөслим тамашачысына искиткеч матур концерт программасы бүләк итә. Быел да алар 22 апрель көнне бик күп райондашларыбызны бер залга җыеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җыр-биюле тамаша тәкъдим итте.

Вокал, бию, сәнгатьле сөйләм номерларыннан кала, яшүсмер егет-кызлар төрле инструментларда уйнау осталыкларын да күрсәтте. Һәм әйтергә кирәк, Мөслим егет-кызлары арасында республика, россиякүләм, хәтта халыкара конкурс-фестивальләрдә катнашып, җиңүче исемен алган йолдызлар да шактый. Бу көнне аларның һәркайсы район сәхнәсенә күтәрелеп, әти-әниләре, укытучылары алдында чыгыш ясады. Ирек Мортазин (балалайка),Валерия Батршина (фортепиано), Язилә һәм Зилә Кыямовалар (баян), Булат Әхмәтҗанов (баян), Назгөл Гайфетдинова (флейта), Рината Ибраева (фортепиано), Мансур Закиров (баян), Эльвина Хафизова һәм Адилә Гыйльметдинова (фортепиано), Динар Гыйздатов һәм Данил Митюшкин (баян), "Тургай" курай ансамбле, "Шатлык", "Сәйлән", "Назлы гөл" вокаль ансамбльләре, халык һәм тынлы уен кораллары оркестрлары, "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле, Гүзәл Шәфигуллина, Рената Харитонова, Татьяна Новикова, Руслан Саламаев, Эльвина Нуриева, Гүзәл Зиннурова Лилия Садретдинова (җыр башкаручылар), Алинә Әхмәтҗанова, Алинә Исламгалина, Ралиф Хәбибуллин, Адилә Гыйльметдиноваларның (конферанс) чыгышы залда утырган бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Мәктәптән соң вакытын бушка сарыф итмичә, үз-үзен төрле яктан үстерергә омтылган балаларның киләчәге, әлбәттә, якты булачак. Моның өчен районыбызда, шул исәптән сәнгать мәктәбендә бар мөмкинлекләр дә бар.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев