Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Меркурий"га күчәбез

Татарстан электрон ветеринария сертификатлаштыру системасыннан файдалана башлады. 2018нче елның 1 июленнән ветеринария сертификатлаштыру һәм электрон ветеринария документлары булырга тиешле продукциянең исемлеген арттыручы үзгәрешләр үз көченә керде. 

Хәзер электрон документларны рәсмиләштерү һәм бирү ветеринария идарәсенә караган барлык учреждениеләрдә башкарыла. Әзер сөт, ит һәм балык продукциясенә электрон ветеринария документларын (алга таба – эВСД) мәҗбүри рәсмиләштерү 2019нчы елның 1 июленнән башкарылачак. Документ үз көченә ике этапта керәчәк. Мәсәлән, сырлар, сөт, сөт өсте, эремчек, ак май, сөттән җитештерелгән башка майлар, ит һәм балык продукциясе әлеге исемлеккә 2019нчы елның 1 июленнән кертеләчәк. Йогурт, кефир, эремчек суын, май әйрәнен, эрегән сөт өстен һәм сөтне исемлеккә икенче этапта кертү планлаштырыла. Шул сәбәпле эшкәртү предприятиеләренә (сөт, сөт продукциясе һ. б.) электрон ветеринария сертификатлаштыруга күчүгә әзерлек буенча чаралар күрергә кирәк. 
Андый предприятиеләргә исәпкә алу системасын “Меркурий” ФГИС белән тоташтыру шарт. Бу электрон ветеринария сертификатларын булдыруны автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Тоташу нәтиҗәсендә электрон ветеринария сертификатлары предприятиенең исәпкә алу системасындагы беренчел мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә ясалачак. 
Район ветеринария берләшмәсе

Фото – "Мөслим информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев