Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мемориал – изге урын

Мөслимнең матурлыгы, төзеклеге турында горурланып, сокланып сөйләрлек. Ләкин чисталыкны, тәртипне саклаганда гына яшәгән җирлегебез матур булачак.

Районыбызда матур урыннар бик күп. Шуларның берсе – сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы. Биредә 1200дән артык райондашыбызның исемнәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары мәңгеләштерелгән. 
– Бу урын чиста-пөхтә булырга, бирегә килгән кешенең уй-ниятләре дә изге булырга тиеш. Минем өчен мемориаль комплекс – изге урын. Язгы-көзге чорда төрле оешма-предприятие вәкилләре паркта оештырылучы өмәләрдә катнаштылар. Үләнне тырмалау, чүп җыю – бер хәл, биредә нәфрәт уятырлык башка чүп-чарның да булуы җанны өшетә. Яшьләр шунда кәеф-сафа корырга ярата, сырасын, башкасын эчә! Шул шешәләрне күңел ачкан җирләрендә калдырып китүчеләргә күңел әрни,– ди район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов. 
Күпвакыт иртәнге якта мемориаль комплекста утыргычлар урыннарыннан күчкән була. Паркта ташлап калдырылган шешәләр, чипсы-сохарилардан бушаган кыштырдавык кәгазьләр күзләрне иркәләми шул.
– Райондашларыбызның тырышлыгы белән булдырылган матурлыкка битарафлар, кызганыч, безнең арада бар әле. Төнлә тәртип бозучылар – район мәктәпләрен тәмамлаган егет-кызлар! Утыргычларны аулаграк урынга, агач ышыгына куеп, шул рәвешле видеокамералардан качып, кәеф-сафа коручыларның аң-фикерләүләре бик түбән дәрәҗәдә. Шулай булмаса, алар мондый адымга бармаслар иде, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Мемориаль комплекстагы бюстлар астына начар сүзләр язып китүчеләр дә булды. Парктагы лампаларны да бәреп төшерделәр, мәңгелек ут янындагы яктырткычларны да ватучылар булды. Гаепле затлар ачыкланды. Аларның берничәсе мәктәп укучылары булып чыкты. Кемгәдер ачуларын таш диварлардан алучыларның бу гамәлләренә бернинди аңлатма биреп булмый.
Районда үткәрелүче өмәләрнең санитар чисталык икеайлыгы кысаларында гына түгел, ә ел дәвамында башкарылуы да сөендерә. Тагын шунысы бар: өмәләрдә оешма-предприятие хезмәткәрләре генә түгел, җирлегебездәге чисталыкка битараф булмаган һәрбер райондашыбыз катнаша.
– Бу парк безнең яшьлек хатирәләрен саклый. Элек кичке сабантуй да шунда үтә иде. Минем өчен бик кадерле урын ул. Ел саен мемориаль комплекста узучы өмәләрдә катнашам. Лаеклы ялда булсам да, кулга себерке тотып, парк җыештырырга авырсынмыйм. Чисталык үзебез өчен кирәк! Елның һәр фасылы гаҗәеп матур! Булганның кадерен белергә дә өйрәнсәк иде, – ди райондашыбыз Флүрә Сабирова.
Паркта корыган агачларны кисү, территорияне чүптән һәм коры яфраклардан арындыру өчен райондашларыбыз зур тырышлык куйды. Күзгә күренеп яшәргән һәм чистаган парктан 15 трактор арбасы коры яфрак һәм башка төр чүп чыгарылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев