Мөслим-информ

Медведев «Яндекс»ны 20 еллык юбилее белән котлаган

Премьер-министр белдерүенчә, Россия компаниясе заманча технологияләр куллану яки кызыклы проектлар ясау буенча һәрвакыт беренчеләр рәтендә, дип яза "Татар-информ". Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев «Яндекс»ны 20 еллык юбилее белән котлаган һәм оешманың интернет-киңлектәге уңышларын билгеләп узган. Телеграмма Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". «Сезне оешмагызның 20 еллык юбилее белән котлыйм. Шушы...

Премьер-министр белдерүенчә, Россия компаниясе заманча технологияләр куллану яки кызыклы проектлар ясау буенча һәрвакыт беренчеләр рәтендә, дип яза "Татар-информ". Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев «Яндекс»ны 20 еллык юбилее белән котлаган һәм оешманың интернет-киңлектәге уңышларын билгеләп узган. Телеграмма Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". «Сезне оешмагызның 20 еллык юбилее белән котлыйм. Шушы вакыт эчендә «Яндекс» гади эзләү чарасыннан Россиянең зур интернет-ресурсына әверелде. Ул башка ил кулланучылары арасында да популярлык казана», - диелгән хәбәрдә. Премьер-министр белдерүенчә, Россия компаниясе заманча технологияләр куллану яки кызыклы проектлар ясау буенча һәрвакыт беренчеләр рәтендә. «Яндекс»та чыннан да барысы да табыла», дип тәмамланган хәбәр. Бүген «Яндекс» Европадагы эре интернет-компанияләрдән санала. Россиядә аның аудиториясе челтәрдән кулланучыларның 92 процентын тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: