Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министры белән очрашты

Хастаханәне ачу тантанасыннан соң, район мәдәният йортында сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган конференция узды. Анда 2014 елда сәламәтлек өлкәсендә башкарылган эшләргә тулы анализ ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

ТР Президенты карары белән 2015 ел республикада "Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау һәм профилактикалау елы" дип игълан ителде.Үз чыгышында Адель Юнысович та моңа басым ясап, әлеге авыруларны булдырмый калуда дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеген ассызыклады. Киңәшмәдә шулай ук хастаханәдә булган барлык аппаратларны нәтиҗәле файдалану кирәклеге турында да сүз булды. "Мөслимлеләр хәзер, шәһәргә барып йөрмичә, комплекслы тикшерү үтү - түләүле медицина хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген алды. Моның өчен хастаханәдә бөтен кирәкле аппаратуралар да бар." - диде район башлыгы.

Конференция ахырында, сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен, район педиатры Резеда Мөҗиповага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, педиатр Гөлшат Гуляевага, теш табибы Рамил Вагыйзовка, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәре Галина Фәттаховага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Иске Карамалы участок амбулаториясе шәфкать туташы Зифа Галиевага район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев