Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мебельгә заказ бирсәң...

– Хәзер күпләр өй җиһазын, ишек-тәрәзәләрне индивидуаль заказ белән эшләтә. Заказ ителгән җиһазлар ошамаса, нәрсә эшләргә? Мондый очракта кулланучыларның хокуклары якланамы? Мәсһүдә Гәрәева. Мөслим.

– Индивидуаль үлчәүләр буенча өй җиһазы, ишек-тәрәзәләргә заказ биргәндә, без күпчелек очракта сатучы белән түгел, ә аның вәкиле белән эш йөртәбез. Димәк, сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында килешү төзергә кирәк. Шулай ук килешүдә товар өчен генә түгел, аны китерү өчен дә (үз вакытында китерү, заказда күрсәтелгән әйберләр исемлеге, башка шартлар) җаваплылык каралырга тиеш. Килешү төзегәнче башкаручы кулланучыга күрсәтелүче хезмәтләр (башкарылучы эшләр) турында дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Бу дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итәчәк. 
Хезмәт күрсәтү (эш башкару) турындагы килешүне язмача (квитанция, башка документ) рәсмиләштерегез. Анда түбәндәге мәгълүматларны күрсәтегез: хезмәт (эш) төре; хезмәт (эш) бәясе; материалның төгәл исеме, бәясе һәм тасвирламасы; түләү яисә аванс турында билге; заказны кабул итү һәм башкару көне; федераль законнар яисә башка хокукый актлар белән билгеләнгән очракта, гарантия вакыты; башка кирәкле мәгълүмат. Тәрәзә, ишек, өй җиһазы эшләү турындагы килешүдә (квитанциядә, башка документта) эшнең тасвирламасы күрсәтелә (кулланучы имзасы белән эскиз да кушып); заказ кабул итүченең вазыйфасы, имзасы, шулай ук заказ бирүче кулланучының имзасы куела. Сезгә тәкъдим ителгән проект килешүен игътибар белән укырга кирәк. Анда Сезнең өчен мөһим булган шартларның барысының да кертелүен таләп итегез. 
Сез алган товарның брагы булса, нәрсә эшләргә? Күпчелек очракта өй җиһазы сүтелгән хәлдә китерелә. Ә аны китерүче (фирма яисә граждан) бары тик китерү өчен генә җавап бирә. Шуңа күрә кабул итү-тапшыру актына кул куйганчы, тартманы ачыгыз, җиһазны җыегыз. Барысы да тәртиптә булуында инанганнан соң гына актны имзалагыз. Әгәр дә товарның сыйфатын шунда ук тикшерә алмасагыз, бу хакта кабул итү-тапшыру актына “карамыйча кабул ителде”, дип языгыз. Карау үткәрелмәүнең сәбәбен күрсәтегез һәм моны ике якның имзасы белән беркетегез. Бу Сезгә товарның сыйфаты буенча сатучыга (җитештерүчегә) карата дәгъва белдерергә мөмкинлек бирәчәк (әлбәттә, тиешле вакыт кысаларында). 
Җиһаз документларына игътибар итегез. Анда җитештерүче фирманың исеме, аның урнашу урыны (юридик адресы); җиһазның исеме; булган очракта җиһазның индексы; җиһазны җитештерү вакыты күрсәтелә. Эскизлар буенча заказ бирелгән җиһаз мәҗбүри рәвештә сертификацияләнми. Күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) кимчелекләре ачыкланса, кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Федераль законның 29 маддәсе нигезендә таләпләр куярга хокуклы. 
Гарантия вакыты чорында товарның дефекты ачыкланса, кирәк булган очракта сатучы сыйфатны тикшерүне һәм экспертизаны үз хисабына үткәрергә тиеш. Үз хокукларыңны яклап, иң беренче чиратта сатучыга мөрәҗәгать итеп, аңа җитешсезлекләр турында җиткерергә кирәк. Телдән әйтүнең нәтиҗәсе булмаса, иң дөресе – сатучыга дәгъва язу.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X