Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мең дә бер хәдис

Мөбарәк Рамазан аеның дәрәҗәсе, өстенлекләре, саваплары, аны үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр, шулай ук Ра­мазан аенда Пәйгамбәребезнең тормыш үрнәгеннән хәдисләр тупланмасы

*Рамазан ае башлангач, Җәннәт капка­лары ачылыр, ә Җәһәннәм капкалары ябы­лыр, шәйтаннар зынҗыр белән богауланып куелыр (Бохари һәм Мөслим).

*Адәм баласы һәр эшен дә үзе өчен эшли, уразадан тыш һәр игелекле эше өчен килгән савап ун тапкырдан җиде йөз тап­кырга кадәр арта, чөнки, чынлап та, ул – Минем өчен, ә Мин аның өчен үзем әҗерен бирермен.

*Ураза тотучының ике шатлыгы бу­лыр: ифтар (авыз ачканда) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы. Ура­за тоткан кешенең авызыннан чыккан исне Аллаһ мускус исеннән дә хушрак дип та­бар (Бохари).

*Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тот­кан кешенең уразасы гомер буе тоткан ура­зага тиң (Мөслим).

*Әгәр дә сезнең кайсыгыз да булса ураза тота икән, ул тавыш чыгармасын (ызгыш­масын) һәм сүгенү сүзләре кулланмасын. Әгәр дә кем дә булса аны мыскыл итә яки аның белән сүзләшергә (тарткалашырга) тели икән, ул: “Валлаһи, мин уразадамын”, – дисен (Мөслим).

*Иман белән, савапка ирешүгә өмет ба­глап, Кадер кичендә төнге нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр (Бохари).

*Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тот­кан кешенең йөзен Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык Җәһәннәм утыннан саклар (Бохари һәм Мөслим).

*Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән Аллаһ колын яклап чыгарлар. Ура­за әйтер: “Ий Раббым, мин аны көне буе­на ризыкка якын җибәрмәдем һәм башка теләкләренә юл куймадым, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”. Коръән әйтер: “Ий Раббым! Ул Мине укып төннәр буе йокламады, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”. Икесенең дә бу шәфәгатьләре кабул кылыныр (Әхмәд).

*Аллаһның Рәсүле Рамазан аенда, елның теләсә нинди башка вакытына караганда, гыйбадәт кылуда күпкә зуррак тырышлык күрсәтә иде. Ә бу айның соңгы ун көнендә, айның беренче өлешенә караганда, Аллаһка күбрәк гыйбадәттә була иде (Мөслим).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев