Мослим

Мәдрәсәдә балалар өчен ислам лагере оештырылды

Мөслим авылында урнашкан мәдрәсәдә балалар өчен ислам лагере оештырылган иде. Бу күркәм традицияне 10 ел дәвамында Габдрахманова Разалия хажия Ибрагим кызы алып бара. Лагерга 3 яшьтән алып 16 яшькә тикле балалар йөриләр.

Алар мәдрәсәдә гарәп графикасын, иң кирәкле догаларны, ислам әдәпләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәнәләр. Бер атна дәвам иткән "сәхрә"дә 38-40 бала ял итте. Һәр көнне балаларны кайнар аш, тәмле коймак, баллы тәм-томнар белән сыйлаганнарю 23 нче июль көнне мәдрәсәдә лагерның ябылу тантанасы үтте. Чарада балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, конкурслар үткәрделәр. Соңыннан өстәл артында бергәләшеп чәй эчтеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: