Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният учагы яңара

“Авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү” республика программасы ярдәмендә Яңа Усы мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре бара.

1970 елларда төзелгән бинаның түбәсе профнастил белән ябылды һәм пластик тәрәзәләр куелды. Бүген аны тышлау, эчке өлешен штукатурлау, түшәмен ясау кебек эшләр бара. Мәдәният йортының электр һәм җылылык системасы да яңартылачак. Төзекләндерү эшләре өчен республика бюджетыннан 9 миллион сумга якын финанс бүленгән. Ремонт эшләрен “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” төзүчеләре башкара. Мәдәният йорты бинасында авыл җирлеге, китапханә, почта бүлеге дә урнашкан.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев