Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният министрлыгы "18+" тамгалы чараларга балаларның керүен тыячак

Концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләнгән. (Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Мәдәният министрлыгы "18+" тамгалы концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләгән. Бу хакта идарә тармагының норматив-хокук департаменты директоры Наталья Ромашова җиткерде, дип хәбәр итә "Известия". Аның сүзләренчә, гамәлдә...

Концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләнгән.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Мәдәният министрлыгы "18+" тамгалы концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләгән. Бу хакта идарә тармагының норматив-хокук департаменты директоры Наталья Ромашова җиткерде, дип хәбәр итә "Известия".

Аның сүзләренчә, гамәлдә булган классификация хокук бозылуларны карап бетерә алмый. Ул өстәп, тыюлар кертүне тәкъдим итә.

"Әгәр дә чаралар "18+" категорияле икән, театраль тамаша, концерт оештыручылар, балаларны анда бөтенләй кертмәскә тиеш", - дип Ромашованы шәрехли " 360" телеканалы.

Шулай итеп, канун кабул ителгән очракта, андый чараларга паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтеп кенә кереп булачак.

Документ якын арада Дәүләт Думасына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X