Мөслим-информ

Мәдәният хезмәткәрләре киңәште

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең зона семинары узды. Семинарда Иске Карамалы, Тат.Бүләр авылларының мәдәният йортлары, Дусай, Яңа Карамалы, Октябрь авылларындагы клуб һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Түгәрәк өстәл артында мәдәният тормышындагы яңалыклар, мәдәният хезмәткәрләрен борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, алда торган бурычлар барланды, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Семинар чәй өстәле артында тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: