Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният елы нинди вакыйгалар белән истә калачак?

Үтеп баручы мәдәният елыннан гомерләрен әлеге өлкәгә багышлаган, халыкны рухи яктан баету юлында эшләгән хезмәткәрләр генә түгел, мәдәни чараларда актив катнашучы тамашачылар да, хаклы рәвештә яңалык, үзгә тамашалар өмет итте һәм алданмадылар.

Нинди генә чара үтсә дә - истә калырлык, зурдан кубып оештырылды. Район хакимияте тәкъдиме белән оешма-предприятиеләр арасында игълан ителгән үзешчәннәр бәйгесе дә нәкъ шундый чара булырга тиеш иде. Район Советы һәм башкарма комитеты карары нигезендә, мәдәният бүлеге тарафыннан эшләнгән смотр бәйге нигезләмәсе, райондагы 43 оешманы 13 төркемгә туплап, һәр җитәкченең кулына тапшырылды. Оешма-предприятиеләр үзешчәннәренең сәхнә тотучы Мөслим халкы өчен яңалык түгел. Хәтерлисездер ашлык кабул итү предприятиесе , эчке эшләр бүлеге, инженерлык челтәре, район хастаханәсе кебек коллективлар чыгыш ясаганда, мәдәният йортында, халык әйтмешли "алма төшәрлек урын булмый иде". Ул чор җитәкчеләре бер-берсе белән ярыша - ярыша 60 шар кешелек хорлар оештырдылар. Ничектер барысы да сәләтле булып, үзләре чыгыш ясадылар. Чөнки беләләр, мондый чаралар коллективны берләштерә, күпме энергия, позитив туплана.

Ә быел нинди нәтиҗәләр ясап була? Коллективларда шундый сәләтле кешеләр эшләгән хәлдә нибары 13 җитәкченең "булганнан бар да була" дигән гыйбарәне аңларга көч җитте. Һәм, мөгаен, эшче-хезмәткәрләрен билгеле бер вакытка репетицияләргә җибәргәннән әллә ни югалтмаганнардыр да .

Бер кузгалсаң, китә бит ул - бик күп коллективлар, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, берничә тавышка хор, ансабльләр оештырдылар, 8-6шар пардан биюләр куйдылар. Райондагы бөтен хореографлар, сценарист, вокалчылар эшкә тартылды. Һәм тиздән, халык йолаларына нигезләнеп сюжетлы композициягә корылган программалар туды. Район үзәк хастаханәсе - Сөмбелә, "Ләйсән" һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы - Әбием сандыгы, Мөслим урта мәктәбе - Сабантуй, социаль яклау үзәгенә караган оешмалар Аулак өйне чыгышларының үзәге итеп алдылар.

Яңача фикерләүгә корылган, заманча яраклаштырылып эшләнгән программаларда кызыклы иде. Лицей коллективы, мәсәлән, татар һәм рус телевидениесеннән барган шоу-тамашалар сюжетын кулланып чыгыш ясады. Спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлегенә караган оешмалар коллективы интеллектуаль күңел ачу бәйгесе тәкъдим итте, гимназия коллективы программаларын бизәү өчен легендарь Әлмәндәр карт образын кулланды, район ветераннар советы каршындагы "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап әзерләгән программаларын күрсәтте.

Һәр программаның йөзек кашы - ул биюләр. Әгәр берәр тамашачы һәр концертны карап барган булса - ул бер-берсенә ошамаган, берсеннән-берсе дәртлерәк һәм бизәклерәк 32 бию караган булыр иде. Мөгаен бию куючыларны , беренчеләрдән булып чыгыш ясаган "Карлыгач" һәм "Кояшкай" балалар бакчасы яңа эзләнүләргә этәргәндер. Чөнки алар әле беркем күрмәгән яңа сюжетлы бию белән шаккаттырдылар. Район Советы һәм башкарма комитет үзешчәннәр өйрәнгән Чечен, татар халык биюләре дә үзенчәлекле булулары белән аерылып тордылар.

Татар һәм рус халык биюләрен һәр коллектив тәкъдим итсә дә, хореографларга "афәрин" диясе килә - алар берсе дә бер-берсен кабатламады. Мөслим урта белем бирү мәктәбенең - "Кадриль", социаль яклау үзәгенең "Шаян" рус биюе һәм тагын бик күпләрнең биюе һәр тамашачының күңелен эретерлек иде.

Хорда, вокал, фольклор, гаилә ансамбльләрендә, шаян күренешләрдә катнашкан һәм концертларны үз тавышлары белән бизәгән солистлар һәрберсе мактауга лаек.

12 декабрь көнне үткән йомгаклау концертында Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәр җитәкчегә, үзешчәннәргә, оештыручыларга зур рәхмәтен һәм соклану сүзләрен җиткерде, җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле пакет тапшырды. Бәйгедә актив катнашучылардан тыш призлы урын яулаучылар билгеләнде, беренче - урында - Мөслим урта мәктәбе, икенче - лицей, өченче урында - район үзәк хастаханәсе коллективлары. Иң яхшы чыгыш ясаган "Карлыгач" һәм "Кояшкай" балалар бакчасы коллективлары бәйгенең дипломанты булдылар.

Концертларны даими карап барган тамашачының бер соравына җавап бирелми калды. "Ә кая соң барысыннан да уздырып чыгыш ясаган район хакимияте һәм башкарма комитеты коллективы", дисезме? Дөрес әйтәсез, жюри һәм тамашачы тарафыннан иң югары бәя алган чыгыш әлеге коллективныкы булды. Әмма алар үзләре оештыручы буларак, призлы урын яулау мөмкинлеген башкаларга биреп, конкурс кысаларыннан тыш чыгыш ясадылар. Әмма, ничек кенә булмасын хакимияттә һәм башкарма комитет системасында эшләүчеләр дә үзләренең киң кырлы талант ияләре икәнлекләрен күрсәттеләр.

Район Советы һәм башкарма комитет карарын кулына алып та, шуны үтәргә көч тапмаган җитәкчеләр күпме үзешчәннәрне рухи азыктан, мәхрүм иттеләр. Сәнгатьне аңламаган кешенең рухи дөньясы ярлы була, ул тормышның матурлыгын, тулылыгын да аңламый. Ни өчен оешмадагы сәнгатькә гашыйк, сәләтле кешеләр җитәкчесенең каты бәгырьлеге өчен сәхнәдә үз талантларын күрсәтә алмаска тиеш?! Конкурс нигезләмәсен кулларына алып та күп кенә оешмалар катнашудан баш тарттылар. Алар почта бүлеге, район электр челтәре, элемтә бүлеге, ХПП, ТСЖ, "Ак барс" банк, Саклык банкы һәм башкалар.

Иң актив катнашкан ветераннар, "Маяк" халыкны социаль яклау үзәге, картлар йорты, "Наз" приюты, "Миләшкәй", "Ләйсән" балалар бакчасы, спорт мәктәбе. Шушы коллективларны оештырып, үзешчәннәрне смотр-конкурста сәхнә тотарга ярдәм иткән җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәбез. Матурлык дөньяны коткара, дигән гыйбәрә бар. Матурлык ул - сәнгать, матурлык ул - мәдәният. Сәнгатьле, мәдәниятле булуга исә бернинди киртәләр юк.Үзәк хастаханә үзешчәннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев