Мөслим-информ

МЧС Татарстанда көчле җил һәм яшен булуын кисәтә

Метеорологик күренешләрнең көчле вакыты 1 июль 20.00 сәгатьтән 2 июль 18.00 сәгатькә кадәр көтелә, дип яза «Татар-информ». Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һәм Казанда 2 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен (Казанда көндез), көньяк-көнбатыштан тизлеге 15-20 метр секундка җитә торган көчле җил (Казанда җилнең...

Метеорологик күренешләрнең көчле вакыты 1 июль 20.00 сәгатьтән 2 июль 18.00 сәгатькә кадәр көтелә, дип яза «Татар-информ». Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һәм Казанда 2 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен (Казанда көндез), көньяк-көнбатыштан тизлеге 15-20 метр секундка җитә торган көчле җил (Казанда җилнең тизлеге 18 метрга җитәргә мөмкин), көндез урыны белән боз булуы ихтимал, дип хәбәр ителә 16.mchs.gov.ru сайтында. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә: Һава торышы шартлары начарайганда, урамда булган вакытта, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормаска, йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ерак булырга кирәк. Кискен җил вакытында, җәрәхәт алмас өчен, подъезд яки бинаның подвалына качарга киңәш ителә. Көчле яңгыр, яшен һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларга да җитди куркыныч тудыра. Мондый юл шартларында хәрәкәт вакытында узып китүләрдән, башка полосага күчүләрдән баш тартырга кирәк. Гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк. Кинәт туктамаска, тукталыш ясаганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Машина йөртүчеләргә автомобильләренең торышына, аеруча тормаз сиситемасына, тәгәрмәчәләренә игътибар итү сорала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: