Мөслим-информ

Элемтә авылында мәчет ачылды (ФОТОЛАР)

Изге җомга көнендә районыбызда тарихи вакыйга - Элемтә авылында һәм Мөслимдә мәчет ачу тантаналары булды. Мөслимлеләрнең куанычын уртаклашырга башкалабыз Казаннан, күрше-тирә районнардан бик күп дин кардәшләребез килгән иде.

Элемтә авылында Аллаһ йортын, шушы җирлектә туып-үсеп, хезмәт юлын Себер якларында эшләп үткәргән Әскать Хаҗимөхәммәт улы Минһаҗетдинов хәләл акчасына салдырды. Аңа балалары Руслан белән Лилия дә булышлык күрсәтте. Бинаны "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте эшчеләре сафка бастырды.

Районның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов чараны Коръән аятьләре белән башлады. Район башлыгы Рамил Муллин мәчет салдыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән Әскать Минһаҗетдиновка изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хатын тапшырды.

- Аллаһ йорты шушы җирлекнең бәрәкәте, үсеше өчен хезмәт итсә иде. Дөнья малы турында гына кайгыртмыйча, рухыбызны, эчке дөньябызны баету турында да онытмыйк, - диде Рамил Муллин.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җөмһүриятебез мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән тәбрикләүләрен җиткерде, Әскать Хаҗимөхәммәт улына Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллиның Рәхмәт хатын һәм үзенең китабын тапшырды. Тантанада чыгыш ясаган һәркем, шушы гүзәл мәчеткә килеп, гамәл-гыйбадәтләр кылырга, вәгазьләр тыңлап, иманыбызны ныгытырга язсын, дип теләде. Аллаһ йортын төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Әскать әфәнде шушы олы һәм изге эшкә ничек алынуы, мәчет төзеергә ниятләгәч тә, Аллаһы Тәгаләнең аның юлына гел яхшы кешеләр генә чыгарып торуы турында күз яшьләре белән сөйләде. Игелекле райондашыбыз "Ислам нуры" мәхәлләсе имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Каюмовка бик матур чапан бүләк итте.

Дин кардәшләребез, Аллаһы Тәгаләне зурлап, тәкъбир әйткәннән соң, мәчеткә кереп, намаз укыдылар. Районыбызга Әлмәт яклап килеп кергәндә калкулыктан каршы алучы Аллаһ йорты тышкы гүзәллеге белән генә түгел, эчке бизәлеше белән дә, бик матур булып, ерактан ук үзенә дәшеп тора.

Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: