Мөслим-информ

Мәчеләр турында

Сезгә мәче баласы бүләк иттеләрме? Әллә үзегез алырга телисезме? Мәче тәрбияләү – уйнату һәм ашату гына түгел. Ул зур җаваплылык таләп итә. Шуңа күрә бу адымга барганчы, башта песиләр турында мәгълүмат алу артык булмас. Аларның үз йортларына кайту өчен зур араларны үтә алуларын беләсезме? Мисал өчен, Нью-Йоркта яшәүче бер ир яңа урынга күченгәндә мәчесен иске өйдә онытып калдыра.

Мәче, 5 ай эчендә 3500 километр узып, хуҗасын таба, өйгә кереп, яраткан креслосына менеп утыра. Чапа кушаматлы песи, хуҗалары белән диңгезгә барганда, ярты юлда югалып кала. Әмма өйләренә кайтуга, аларны Чапа каршы ала: хайванкай 1500 километр ара үтә. Әлеге мисаллар мәчеләрнең тугрылыгы турында сөйли. 
Күп кеше мәчеләрнең еш юынуларын чисталык яратулары белән аңлата. Бу дөрес тә. Өстәвенә, мәче йонында булган В витаминын ялап ала икән. Бу гадәте тыныч булырга да ярдәм итә. Аңа юынырга мөмкинлек бирмәсәң, ул агрессив булачак, хәтта стресстан үләргә дә мөмкин. 

 

Әйбәт тәрбияләгәндә мәчеләр 15 елга кадәр яши, кыргый мәчеләрнең яшьләре 3-5 елдан артмый. Аларның кеше сәламәтлегенә уңай тәэсир итүләре күптән ачыкланган. АКШ галимнәре үткәргән тәҗрибә нәтиҗәләре буенча, һәр кешегә өендә нинди дә булса җәнлек (бигрәк тә мәче) яки кош тотарга киңәш ителә. Мыраубикәләр аруны бетерә, кәефне күтәрә. Мәчеләр турында кайбер кызык фактлар: скелеты 230 сөяктән тора (кеше скелеты 24 сөяккә кимрәк); умрау сөякләре дә «үзгә»: алар башлары сыйган теләсә нинди кечкенә тишектән керә-чыга ала; мәче – чын акробат, ал аяклары төрле якка әйләнә ала, тәннең ике өлеше да капма-каршы хәрәкәтләнә; алгы аякларында – бишәр, арткы аякларында дүртәр бармагы бар; колаклары 180 градуска әйләнә, һәр колакта 32 мускул бар, мәчеләрнең күбесендә керфекләр юк. Ашар алдыннан савытын ни өчен исни дисезме? Шул рәвешле ул аш температурасын билгели; мыраубикәләр тәүлегенә 18 сәгатькә якын йоклый;  биологик яктан мәче мие кеше миенә охшаш – хисләр өчен бер үк урыннар җавап бирә; яңгыр башланыр алдыннан песи колагын каты итеп уа, җир тетрәүне исә ул сизгер аяклары һәм мыеклары ярдәмендә тоя; бер ел эчендә бу хайван тычканнардан 10 тоннага кадәр ашлыкны саклый ала. 

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: