(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Финанс министрлыгы мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә реформа уздырырга җыена. Бу исә пациентларга полис белән дәүләт хастаханәләрендәге кебек үк коммерцияле медицина учреждениеләрендә дә дәвалану мөмкинлеген бирә. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Пациентка медицина хезмәтләрен кайда алырга теләве турында тәкъдим булачак. Шәхси клиниканы сайлаганда полис буенча чыгымнарның бер өлешен дәүләт, ә калган өлешен пациент үзе түләргә тиеш була.
Үзгәрешләр теләсә кайсы медицина учреждениесендә катнаш түләүне алып бару мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, иминиятне чит илдә дәвалануда кулланып булачак.
"Иминият полисы хәзерге кебек поликлиникага керү өчен генә түгел, ә үз чыгымнарыңны финанслау инструменты да булырга тиеш", -дип белдергән финанс министры урынбасары Алексей Моисеев. Ул хәзерге вакытта әлеге концепция буенча эш баруын, ә системада үзгәрешләр турында 2018 елның икенче яртыеллыгында сөйләшергә мөмкин булачагын билгеләп үткән.
Нет комментариев