Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майда кыздырылган суган пәрәмәче рецепты белән танышыгыз

Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт. Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры...

Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт. Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры чүпрә салып болгатырга һәм күпертеп алырга. Аннары тагын бер стакан җылымса су, ике йомырка, 100 грамм ак май, 0,5 бал калагы тоз, чама белән он салып камыр басарга. 1,5 сәгатькә җылы урынга кабарырга куярга. Эчлек өчен: яшел суган, 4 йомырка, 4-5 кашык эретелгән ак май, чама белән тоз. Вак җәймәләргә 1,5 аш кашыгы эчлек салып пәрәмәчләр ясарга. Пәрәмәчнең яртысы күмелерлек күләмдә үсемлек маен кыздырырга, акрын гына пәрәмәчләрне майга салырга, ике ягын да кыздырып алырга һәм артык маен саркыту өчен калын салфеткаларга куярга. Кабарып пешкән суган пәрәмәчләре бик тәмле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама