Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 215 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә

Безнең районда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган дүрт оешма халыкка хезмәт күрсәтә. Алар - социаль яклау бүлеге, 30 нчы санлы республика матди ярдәм үзәге, "Маяк" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты. Әлеге оешмаларда хезмәт куючы һәркем 8 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмен...

Безнең районда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган дүрт оешма халыкка хезмәт күрсәтә. Алар - социаль яклау бүлеге, 30 нчы санлы республика матди ярдәм үзәге, "Маяк" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты. Әлеге оешмаларда хезмәт куючы һәркем 8 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

"Башкаларга килгән кайгыны, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме бу, - ди "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметҗанова. Үзәктә бүгенге көндә социаль хезмәткәрләр карамагында 215 әби-бабай исәпләнә. Аларның 5 се - Бөек Ватан сугышы ветераны, 51 е - тыл ветераны, 19 ы - сугыш ветераннарының тол калган хатыннары. Караучысыз калган яисә балалары еракта яшәгән ялгыз өлкәннәргә 46 социаль хезмәткәр һәм 6 шәфкать туташы ярдәм күрсәтә. Өлкәннәрнең картлыкларын үз нигезләрендә үткәрү мөмкинлеге бирелү - гомер көзләрендә ялгыз калучыларга иң зур бүләктер ул.

- Хезмәткәрләребез өлкәннәр белән уртак тел табарга тырыша. Аларның көндәлек эш-мәшәкатьләрен генә түгел, гозер-үтенечләрен дә үз өсләренә алалар. Документлар, табиб белешмәләре артыннан йөрү дисеңме - авырыксынмый башкаралар. Алар турында әби-бабайларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү безгә бик күңелле, - ди Р. Гыйльметҗанова.

Моннан тыш үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе дә эшли.

- Тормышта катлаулы ситуациягә юлыккан, аз керемле кешеләр дә бар. Бүлекчәдә социаль яктан уңышсыз дип саналучы 8 гаилә исәптә тора. Рус Шуган, Мөслим, Олы Чакмак, Ташлыяр, Иске Карамалы һәм Иске Вәрәш авылларындагы әлеге гаиләләрдә 18 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләр белән даими эш алып барганда гына көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Аларның хәлләрен җиңеләйтү, ярдәм күрсәтү өчен вакытны да, көчне дә, белемне дә кызганмый эшләргә генә кирәк, - ди бүлекчә җитәкчесе Фидания Шәймәрданова.

Бүлекчәдә авыр тормыш шартларында калган тагын 102 гаилә исәптә тора. Белгечләр һәм хезмәткәрләр әлеге гаиләләрдә булып, тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә даими ярдәм күрсәтәләр. Җирлегебездә яшәүче сәламәтлекләре чикле 127 бала да бүлекчә хезмәткәрләре контролендә.

- Районда яше 70 тән узган 1057 ялгыз өлкән кеше яши. Аларның яшәү шартлары белән танышабыз, төрле инструктажлар үткәрәбез. Янгын куркынычсызлыгы буенча күрсәтмәләр бирүдә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Өлкәннәрнең куркынычсызлыгы, иминлеге - даими игътибар үзәгендә, - ди бүлекчә белгече Ландыш Романова.

Әйе, ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз, авыру өлкәннәребезгә көндәлек кайгырту, күңел җылысы бүләк итүче бу системада эшләүчеләрнең игелекле гамәлләрен үлчәп тә бетерерлек түгел! Язмыш сынавына дучар булганнарны үзләренең мәрхәмәтле кочагына алган һөнәр ияләре мөһим һәм җаваплы гамәл башкара. Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч, яшәүгә көч уяталар.

Лилия Шәймиева.

Рәсемдә: районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина һәм "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметҗанова Ташлыяр авылында яшәүче тыл ветераны Зәкия апа Фәйзуллина белән.

Фото - социаль хезмәт күрсәтү үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев