Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май – мәшәкатьле ай

Туфракны әзерләргә, авы­руларга каршы культураларны вакытында эшкәртергә, агач-куак тирәләрен йомшартып, кәүсәләрен известь белән агар­тырга кирәк. Бакча җиләгенең дә хәлен белергә онытмагыз.

Ко­рыган яфракларын кисеп, төбен йомшартып, сыек кына марган­цовка эремәсе сипсәгез, ул тиз арада күтәрелеп үсеп китәр. Җиләк чәчәк аткан чорда, туф­ракны тагын бер эшкәртеп, са­лам белән түшәсәгез, җиләкләр эре һәм чиста булып өлгерерләр. Җиләк-җимеш агачларын һәм ку­акларын көл һәм органик ашла­малар белән ашлап, мульчәләргә кирәк.

Бу чорда яшелчә бакчасында да эш җитәрлек. Май башында салкынга чыдам культуралар – кишер, ачы торма, шалкан, укроп, петрушка һәм башкалар чәчелә. Редис, кольраби кәбестәсе, ан­нары башка төр кәбестәләргә, чөгендер һәм суганга вакыт җитә. Майның икенче яртысында ачык грунтка кыяр, кабак, ташкабак, фасоль һәм соң өлгерә торган кәбестә утыртыла. Каен яфрак ярса, бәрәңге утыртырга вакыт.

Теплица һәм парникларда да эш кызу: анда томат, борыч, ба­клажан, кыяр күчерелә. Җиләк- җимеш һәм яшелчә бакчалары­на төрле тукландыргыч ашлама­лар керткәндә декоратив куак һәм чәчәкләрне дә онытмагыз. Алар­га да кышкы йокыдан соң тукла­нырга кирәк. Шулай эшләгәндә алар җәйдән көзгә кадәр чәчәк атарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев