Мослим

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә, 28 апрель, ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.
Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.
Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Җиңү көнен - 9 майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
12 июнь - Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: