Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлыкны саклыйк!

Соңгы елларда район үзәге бик нык төзекләндерелде. Ул хәзер шәһәрдән ким түгел. Берничә ел Мөслимгә кайтмый торган кешеләр аның матурлыгына сокланып китә. Тротуарлардан йөргәндә сөенәбез, хакимияткә рәхмәт әйтәбез. Балаларыбыз матур бакчаларда тәрбияләнә, мәктәпләр искиткеч зәвыклы.

Әмма кайберәүләргә бу матурлык ошамый. Мемориаль комплексны бик матур итеп ремонтладылар. Тәртипсез балалар, бюст өсләренә менеп, пычратмасыннар иде. Күргән очракта өлкәннәр аларны кисәтсен иде.
Булган матурлыкны саклауга үзебездән өлеш кертик. Яңгырсыз көннәрдә, йорт каршындагы агач-куаклар корып утыра. Әйдәгез, бездән ярдәм көтүче үсентеләргә һәрберебез берәр чиләк су сибик.
Яшеллек үзебез, балаларыбыз, алдагы буын өчен бит!

Флүрә Дәүләтшина.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев