Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлыкны саклыйк!

Мөслимебезнең матурлыгы, җирлегебезнең төзеклеге турында сөйли башласаң, кайберәүләр: “Ачуымны чыгарма әле!” – дияргә ярата. Эчендәге тышында булган андый кемсәләр матурлыкка куркыныч тудырмыйдыр, дип беләм. Ә бар шундыйлар: күпме көч түгеп тудырылган матурлыкны туздырып, төбе-тамыры белән йолкып атудан да курыкмый.

Барыбыз да күреп-белеп торабыз: бу араларда Мөслимдәге Татарстан урамында күләмле ремонт эшләре бара. Юлның ике ягына бордюрлар куелды, газоннар ясалды, брусчаткадан тротуар эшләнде, өстәмә яктырткычлар да урнаштырылды. Юлга асфальт та түшәләчәк. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре көче белән бу урамга да күпләп агач-куаклар, чәчәкләр утыртылган иде. “Иде” дибез, чөнки кайсыдыр оятсызы аларны йолкып атарга чирканмаган. 
– Татарстан урамына 300 төп көмеш тирәк, 400ләп төп пузыреплодник утыртылды. Әлеге куакларның 30ы төбе-тамыры белән йолкып алынып, юлга атылган. Машина белән таптап үтәргә дә тартынып тормаганнар. Мондый юньсерлекне кешеләрдән генә көтәргә була. Шуларны өзеп, таптап, нәрсәгә ирешә микән андыйлар?! Әйләнә-тирәңне вандалларча җимерү бер дә матур күренеш түгел бит! Нәрсәдер эшләгәнче, әзрәк уйлансыннар иде! Райондашларыбызның күмәк көче белән тудырылган матурлыкка ничек кул сузып була икән?! – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 
Мондый ямьсез күренешләр соңгы көннәрдә башка урыннарда да күзәтелде. “Кояшлы Ык” ял зонасында тирә-юньгә ямь биреп торган чәчәклекләргә дә барып җиткән вандаллар. Түтәлләрдәге декоратив меңчәчәк, живучка, гелениум, кореопсис кебек чәчәкләрне урлап ук алып киткәннәр. 
– Ык буенда мондый күләмдә урлашу юк иде әле. Караклар барлыгы 50 төп чәчәкне урлаган. Бу чәчәкләр матур, чыдам булулары белән аерылып тора иде. Чәчәклекләр аеруча ямь биреп тора бит ул. Күңеле пычраклар, шакшы уйлардан арынып, матурлыкны күрергә өйрәнсен иде! Кеше хезмәтенә, үзебез һәм бездән соң калачак буын карап хозурланырга тиешле гүзәллекне юк итәргә ничек куллары бара икән?! – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенең теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова. 
– Арабызда мәгънәсез кешеләр бар инде ул. Олы яшьтәге бер апа агач утыртучы кызларга: “Минем капка алдына агач утыртмагыз, барыбер болгап атам!” – диде. Кызлар аның сүзен шаяруга гына алса да, апа алдамаган булып чыкты. Агач үсентесен кичтән утыртып киттеләр, иртәнгә әбиең аларны йолкып алып, сындырган һәм юл уртасына болгап ташлаган иде, – ди райондашыбыз Сәлимә Хәсәнова. 
Пушкин урамында тротуар буйлап утыртылган кизилек куакларына да тынгы бирмиләр соңгы арада. Теплица хуҗалыгы кызлары агач-куакларны утырта тора, мәнсезләр алар артыннан ук йолкып ата тора. 
– Ике-өч мәртәбә кабатланды инде бу хәл. Барлыгы 85 төп кизилек куагын җир куеныннан йолкып алып ташладылар. Без аларның күбесен табып алып, кире утырттык. Ни аяныч, кайберләрен өйләренә алып китүчеләр дә булган, – ди Рүзилә Бәйрханова. 
Капка төпләребезне, урамнарыбызны ямьләр өчен утыртылган чәчәкләргә, агач-куакларга су сибеп, саклап үстерәсе урында – менә шундый күренеш! Бу безне бер дә бизәми, җәмәгать! Оятсызлык битлекләрен салып, булганны кадерләп яшәргә өйрәник әле! Барысы да үзебез өчен бит! 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Фото – “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесе архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама