Мөслим-информ

Матурлыкны саклый да белергә кирәк

Үлән чабып, агачларга су сибеп, тирә-юньне матурлауга үз өлешебезне кертик.

Матурлыкны яратабыз да соң! Алмагачлар чәчәк аткан мәлдә Бакча ура­мын фотога төшермәгән кеше калдымы икән?! Ма­тур бит! Алмагачларның кайсы кәләш кебек актан киенгән, кайсы алсу-кызыл­га төренгән. Шушы матур­лыкны саклый да белергә кирәклеге, аның нинди зур хезмәт таләп итүе турын­да гына уйлаучы булдымы икән?!

Ел саен җирлегебездә меңәрләгән агач утыртыла. Агач утыртумы, тирә-юнебезне җыештыру булсынмы – һәр эш күмәк көч, өмә белән баш­карыла. Көзге салкыннар­да агач утырту да, газон өчен туфрак тарату да җиңел түгел. Эшләгән кеше үзе генә белә. Рәхмәт, егет-кызлар зарлан­мый, авырыксынмый эшли. Кеше капка төбендә эшләп йөрү күңелгә дә тиядер кайчак. Ник дисәң, шушы тирәдә яшәүчеләр үзләре дә күмәк эшкә кушыла ала бит. Туфрагын тарата то­рырга мөмкин, агач утырту өчен дә әллә ни акыл кирәкми. Тик, ни кызганыч, өмәгә чыгу түгел, йорты каршында үскән үләнне чабарга да иренә бүген мөслимлеләрнең кайберләре. “Нишләп без чабарга тиеш аны?!” дигәнне дә ишетергә туры килә.

Мөслимнең яңа микрорайо­нында яшәүче танышым сөйли: “Безнең урамда берәү үлән ча­барга чыкса, бөтенесе берәм- берәм капка төбен чаба баш­лый, – ди. – Мөслимнең иске өлешендә яшәүчеләрне кап­ка төбен җыештырырга чы­гару авыр”. Гаҗәпләндерде бу сүзләр. Мөслимнең иске өлешендә әби-бабалары төп Мөслимнеке булган, электән шунда гомер кичергән өлкән буын яши, дип беләм. Каян­дыр күченеп килгән кешеләр түгел, диюем. Кем-кем, алар туган җиребезнең матурлы­гына битараф булырга тиеш түгелләр кебек. Хәер, кемдер килеп эшләгәнгә ияләнеп бара кебек халык, җиңел яшәргә өйрәнә. Рәхәт бит! Район үзәгендә үләнен чабарга мах­сус хезмәтләр бар, агач утыр­туны бюджет хезмәткәрләре күмәк көч белән башкара. Нигә эшләргә?! “Акчасын ала­лар бит, эшләсеннәр!” – диләр микән. Тик бу бит сезнең кап­ка төбе. Аның каршында үскән үлән йортыгызны бизәми, бул­дыксызлыгыгызны күрсәтә, җәмәгать! Йорт каршында ко­рып утырган агачларны күреп: “Шуңа 1-2 чиләк су сибү авырмы икән?!” – дип, сезне битәрлиләр бит. Махсус хезмәтләрнең ял­ларсыз эшләвен дә, үлән коты­рып үскәндә җитешә алмавын да күрәбез, беләбез. Авыл ке­шесе, әнә, ихатасын да, бакча­сын да, капка төбен дә үзе чи­старта. Кичен яшьләр җыелып көнбагыш чиертсә, өлкәннәр иртә таңнан, “Ии чүпләгәннәр” дип, капка төбен себереп куя иде. Көтү чыкканда маллар “күчтәнәч”ен калдырса, кеше- кара күргәнче җыештырып ала. “Күрше-күләннән оят, шуны да җыештырмаганнар”, дип әйтерләр”, – дип кыенсына. Әби-бабаларыбыздан килгән матур сыйфатларны югал­тмыйк инде, җәмәгать!

Хасилә Фатыйхова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: