Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлыкка ир-ат та битараф түгел!

Матур итеп яшәүләре белән үрнәк гаиләләр авылларыбызның йөзе, күрке булып тора. Иске Карамалы авылыннан Шәриповлар гаиләсе дә шундыйлар рәтендә.

Булганнан бар да була диләрме әле? Мирзагаян Шәриповның ихатасына аяк басу белән үзеңне ниндидер бер әкияти дөньяга килеп кергәндәй хис итәсең. Оста кул ясаган җыйнак, шул ук вакытта гадилеге белән әллә каян үзенә тартып торучы җәйге беседкада самовар кайнап утыра, яңа гына аертылган хуш исле бал янында бал кортлары бөтерелә. 
– Хатын-кызлар гына түгел, ир-ат та матурлыкка гашыйк ул. Яшәгән җиреңнең, каралты-кураңның, ихатаңның гөл-чәчкәләргә күмелеп утыруы – үзе бер ләззәт. Балалар, оныкларның: “Бигрәк матур әйбер ясагансың!” – дип, эшкә дәрт-дәрман бирүе, үсендерүе генә дә ни тора! Агач эшләренең күбесен җәй көне башкарам. Җәй – минем өчен яңа идеяләр, матурлык тудыру чоры, – ди Мирзагаян Шәрипов. 
Иске әйберләргә яңа тормыш бүләк итеп яши райондашыбыз. “Берәр нәрсә, кирәксез булып, аунап ятса, алып куям. Аның кирәге чыкмый калмый”, – ди Мирзагаян абый. Ишегалдында кечкенә күл дә ясап куйган ул. Уртасында фонтан да эшләп тора. Чимал буларак, үзе әйтмешли, көнкүрештә инде кирәге беткән әйберләрне куллана. Иске кер юу машинасының моторын, машина тәгәрмәчләрен, лампочкаларны эшкә җиккән оста. Аларның теплицасы да үзгә. Ян-ягына үзенчәлекле итеп лампалар куйган. Теплица ишеге шешә бөкеләреннән бизәкләп эшләнгән. Һәм шаккатмалы – ихата гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Гөл чүлмәкләре оныкларының искергән велосипедларында да матур композиция барлыкка китергән. 
– Әти безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Хезмәт тәрбиясе нәтиҗәле булды. Күпләп умарта тота ул, аларны шулкадәр яратып тәрбияли. Гомумән, һәр эшкә күңел җылысын салып эшли. Кул эше булсынмы ул, чәчкәләр үстерүме, оныкларга дәрес әзерләшүме... Әниебез белән үзара мөнәсәбәтләре дә сокландыра. Алар икесе – бербөтен. Матурлыкка гашыйк җаннар дибез без аларны. Гүзәллеккә омтылу безнең йортның һәр тәрәзәсендә чагыла, – ди кызлары Миләүшә. 
Иң элек ишегалдында агач кое ясап куя Мирзагаян абый. Озак та үтми агачтан бизәкләп эшләнгән әлеге кое янында агач тегермән дә пәйда була. Эт оясы да чәчәккә күмелеп утыра. Мондый матурлык янында нәни көчек балаларының да тәртипкә өйрәнүенә шик юк. 
Тормыш иптәше Рүзидә апа белән иртә яздан чәчәкләр утырту белән мәшгуль алар. Ишегалдын бизәү идеяләрен дә бергә уйлыйлар. “Интернет челтәренә дә күз салабыз”, – ди Шәриповлар. Монда һәр җирдә чәчәк – чүлмәктә дә, торт савытында да, улакта да... Сине матурлык уратып алуын аңлау өчен күңел күзеңне ачып карау гына кирәк.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/maturlykka-ir-at-ta-bitaraf-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев