Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлыкка гашыйк Чулпан

Мөслимдә яшәүче Чулпан Латыйпова кул эшләре белән кечкенәдән шөгыльләнә. 13 яшьтә райондашыбыз бәйли башлый. Әнисе кызының бүләккә дип бәйләп биргән йон башмакларын бүген дә хәтерли әле. 

– Мәктәптә укыганда пионерлар йортына йөри башлады Чулпан. Аның беренче остазы Илгизә Гыйздуллина булды. Шуның кул астында бәйләргә өйрәнде кызым. Беренче мәлне йөрмим дип тә киреләнеп алганы хәтердә. “Хатын-кыз өчен кул эшләрен белү бик мөһим, иң кирәкле һөнәр ул. Өйрән, тырыш, син булдырасың! Гаилә корырсың, балаларың булыр, аларны җан җылыңны салган бәйләмнәр белән сөендерерсең”, – дидем. Аннары инде Чулпанны туктатып булмады. Башта бияләй, аннары башмаклар, йон чөлкәләр бәйләп куйды. Ел саен берәр кофта бәйләп бүләк итү гадәтен дә онытмады. Балаларына, туганнарның балаларына бәйләп кигезгән күлмәк, камзул, комбинезон, пинеткаларның саны юктыр, – ди Нәзирә апа. 
 

Чулпан матурлыкка гашыйк. Аның матурлык яратуы һәр җирдә күзгә чалына. Иртә көздә дә аның бакчалары шау чәчәктә утыра. Ишек төбеннән үк чисталык ярылып яткан йортның эче дә пөхтәлек белән балкый. Шкаф-шифоньер киштәләре, өстәл-тумбаларда зәвык белән башкарылган кул эшләренең нинди генә төрләре юк! Фоамираннан ясалган, бәйләп эшләнгән нәфис гөлләр дисеңме, брошкалар, квилинг ысулы белән эшләнгән картиналар, джут бавыннан һәм кофе бөртекләреннән ясалган композицияләр, трикотаж тукымадан бәйләнгән сумка булсынмы ул – һәрберсе үзенчәлекле. Шул ук трикотаж тукымадан эшләнгән интерьер кәрзиннәре һәр йортка бер үзгәлек бирә кебек. Чулпанның эшләү стиле дә үзгә. Интернет челтәреннән күңеленә ошаган формаларга, төрле идеяләргә фантазиясен куша ул. 

– Кечкенәдән бәйләү, чигүне үз иткәнгәме, кичләремне иркенләп шушы эшләргә багышларга яратам. Буш вакыт булганда, эч пошканда да бер дигән шөгыль бу. Әнинең яшь чагында бик тәмләп челтәр бәйләгәнен хәтерлим. Кул эшләренә хирыслык әниемнән күчкәндер дим. Үзем чәчкәләрне бик яратсам да, кайбер гөлләр мине яратмый. Беренче орхидея, хризантемаларым шулай барлыкка килде. Өйдә үсеп китә алмаганнарын бәйлим яисә ясап куям. Өйгә хуш исен бөркемәсәләр дә, һәрвакыт шау чәчәктә утыра мондый гөлләр, – ди Чулпан. 

Мендәр тышларын да Чулпан үз куллары белән бәйләгән. Латыйповларның аквариумнары да үзенчәлекле. Бәйләнгән балыклар бәйләнгән җим белән “туклана”. Балалары дәрес хәзерләгәндә дә Чулпанның кулыннан бәйләм төшми. Уллары әниләренә сокланып яши. Шулай булмыйча, аш-суга, кул эшләренә оста әниләре мәктәптә укыган чорда сыйныфташларына күрсәтмә дәресләр биргәндә, кызларны үз шөгыленең нечкәлекләренә өйрәткәндә балалары горурланып утыра. 
 

– Бәйләү булсынмы, тегү яисә чигүме, Чулпанымның кулы кулга йокмый. Табигатькә, чәчәкләр дөньясына гашыйк тормыш иптәшемнең бәйләмнәренә салкын кышларда җылытырлык наз һәм сөю салынган. Үзе туктаусыз эзләнүдә, һаман яңа идеяләр белән яна. Һәр башлангычы уңышлы буласына шик юк, чөнки максатына ирешә белә. Йөрәгендәге җылыны башкаларга да бүлеп бирерлек юмарт күңеле түрендә иксез-чиксез матурлык яши, – ди тормыш иптәше Айрат. 
Җирлегебездә үз куллары белән матурлык тудыручы, җансыз әйберләргә дә җан өрүчеләр белән, чын мәгънәсендә, горурланып яшибез. Гүзәл, камил эшләнмәләр тудыру өчен күңелеңнең дә саф булуы кирәктер шул!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев