Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МАТУРЛЫК – ҮЗЕБЕЗ ӨЧЕН!

Кеше өчен иң кирәге – әдәп, диген, Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп,диген, Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк, Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, диген. Акмулла

“Авыл утлары” газетасында Лилия Шәймиеваның “Матурлыкны саклыйк” язмасын укып гаҗәпкә калдым. Мөслим халкы ул агачларны кемгә үч итеп сындыра микән? Октябрь урамында да утырткан агачларны сындырып ташлаганнар иде. Нигә бу кадәр явызлана кайбер бәндәләр? Минем мөслимлеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: су буендагы 85 төп кизилек куагын йолкып кына ачуыгыз басылмас бит. Матурлык өчен утыртылган агачларның ни гаебе бар?! Ык буенда читләр түгел, Мөслим халкы ял итә! Киләчәк буыннар өчен дә матурлык кирәген онытмагыз! Беткә үч итеп, туннарыгызны якмагыз, зинһар. Бераз булса да Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз.
Агач-куакларны һәм чәчәкләрне утыртучыларга, тәрбияләүчеләргә, Рүзилә Байрханова җитәкчелегендә эшләүче кызларга зур рәхмәт, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын!
Флүрә ДӘҮЛӘТШИНА.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев